Таҗи Гыйззәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗи Гыйззәт latin yazuında])
Таҗи Гыйззәт
Туган телдә исем Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин
Туган 15 сентябрь 1895(1895-09-15)
Барҗы-Умга, Алабуга өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 март 1955(1955-03-07) (59 яшь)
Казан, ТАССР, ССРБ
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Островски урамы, 4[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре язучы, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Мәликә
Балалар Үзбәк, Казбәк, Рубин
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1939)
РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940)

 Таҗи Гыйззәт Викиҗыентыкта

Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин (Таҗи Гыйззәт; 15 (3) сентябрь 1895, Барҗы-Умга, Алабуга өязе, Казан губернасы, Россия империясе7 март 1955, Казан, ТАССР, ССРБ) — күренекле татар драматургы һәм актер. ТАССР (1939), РСФСР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе[2].

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бандүк, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 19191922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарда З. Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елының 7 мартында Казанда вафат була.[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанның Вахитов районындагы урамга, Алабугада урамга исеме бирелгән.
  • 2007 елда Әгерҗедә 3нче мәктәп бинасында музее ачылган.
  • 2010 елда Әгерҗенең 3нче мәктәбенә исеме бирелгән. Мәктәп каршына бюсты урнаштырылган.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Мәликә. Балалары: олы улы Үзбәк (1923-1942), танкист, Бөек Ватан сугышында Ржев янында һәлак булган; уртанчы улы Казбек (1925-2013), төпчек улы Рубин (вафат), КХТИ тәмамлаган[4][5].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таҗи Гыйззәт
Уртанчы улы Казбәк Гыйззәт
Уртанчы улы Казбәк Гыйззәт  
Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт исемендәге мәктәп. Музей да шул бинада урнашкан
Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт исемендәге мәктәп. Музей да шул бинада урнашкан  
Таҗи Гыйззәт кабере
Таҗи Гыйззәт кабере  

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/270.pdf
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит
  3. http://matbugat.ru/enc/gyyzzt-tai-299
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9
  5. Гөлзада Әхтәмова. Не должны забыть Тази Гиззата 2021 елның 18 май көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]