Тигезлек (геология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тигезлек (геология) latin yazuında])
Австралиядәге тигезлек

Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе. Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.

Күпчелек тигезлекләр платформа өстендә формалаша. Кайбер тигезлекләр таулы өлкәләрнең тау аралары һәм тау аллары иңкүлекләрендә хасил була. Су асты тигезлекләреннән океан ятагында, шельфта, кырый диңгезләрнең казанлыкларында ясалган абиссаль тигезлекләр күбрәк таралган.

Тигезлекләр, таулар кебек үк, зур булмаган градиентлы (1-2 м/км кадәр) тектоник хәрәкәтләргә дучар була. Гомумән алганда, тигезлекләр коры җир өслегенең 65 % ын тәшкил итә. Дөньяның иң зур тигезлеге: Амазонка түбәнлеге (5 млн км2 артык).

Тау алды тигезлеге. Гыйрак

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек буенча төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Себер тигезлеге

Өслек формасы буенча төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • горизонталь тигезлекләр
  • авыш тигезлекләр
  • батынкы тигезлекләр

Морфологиясе буенча төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дулкынсыман тигезлек. Җиргәнтау. Башкортстан
  • калкулыклы тигезлек
  • дулкынсыман тигезлек
  • тәбәнәк таулы тигезлек
  • түтәлле тигезлек
  • яссы тигезлек

Экзоген процесслар өстенлек итү буенча төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • денудацион тигезлек (плато)
  • аккумалятив тигезлек (аллювиналь, диңгез утырмалары, күл, боз , вулканик утырмалар белән капланган тигезлек)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манзара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмән таулыгында Арарат тигезлеге. Еракта - Арарат тавы. Әрмәнстан
Әрмән таулыгында Арарат тигезлеге. Еракта - Арарат тавы. Әрмәнстан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]