Тимер Хуҗа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимер Хуҗа latin yazuında])
Тимер Хуҗа
Алтын Урданың ун икенче ханы
Вазыйфада
август 1361 – сентябрь 1361
Аңа кадәр Хызыр
Дәвамчысы Орду Мәлик
Җучи Олысының ун җиденче хакиме

Үлгән 1361(1361)
Әти Хызыр
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Тимер Хуҗа (tat. lat. Timer Xuca(үле сылтама), تیمور خواجه, үл. 1361) - Алтын Урда ханы (1361). Алтын Урданың бөек чуалышы чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хызырның өлкән улы. Әтисенә каршы түнтәрелешне оештыргач, Хызырны тәхеттән бәреп төшергән. Түнтәрелеш нәтиҗәсендә Хызырны һәм Тимер Хуҗаның энесен үтергәннән соң, тәхеттә утырган. Тимер Хуҗа биш атна эчендә идарә иткән.

Сарай әл-Җадид шәһәрендә тәңкәләрне үз исеме белән суккан.

Тимер Хуҗа тәхеттә утыргач Алтын Урда аксөякләре яңа ханга карата дошманнарча караганнар. Төмән Мамай белән яклылары яңа ханга каршы баш күтәргәч Үзбәк хан токымыннан чыккан - Габдаллаһны хан итеп игълан иткән. Дәүләттә үзара низаглар башланганнар.

Тимер Хуҗа үз кирәкле хәрби көчләре булмаганга күрә Мамайга каршы сугыша алмаган һәм Сарайдан Идел буена качкан, соңрак анда үтерелгән булган.

Тимер Хуҗа Сарайдан качканнан соң көнчыгыштан килгән Орду Мәлик Сарай шәһәрен басып алган һәм ай дәвамында хакимиятта булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Хызыр
Алтын Урда ханы

1361
Аннары:
Орду Мәлик

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.