Тимер юллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимер юллар latin yazuında])
Бетон шпаллы тимер юл

Тимер юллар – рельслар белән җиһазландырылган, рельслы транспорт поездларын йөртү өчен файдаланылган тар җир кисәге; хәрәкәт иткән махсус составлар (локомотив һәм вагоннар) өчен тәгаенләнгән рельслы юллар; илнең бердәм транспорт челтәренең кушма өлеше.

Техник чаралар комплексы — хәрәкәт иткән состав, ясалма корылмалар (күперләр, эстакадалар, туннельләр), станцияләр, автоматика һәм телемеханика чаралары (сигнализация, блокировка), шулай ук биналар (вокзаллар, деполар, остаханәләр) белән җиһазландырылган.

Тиз йөрешле поездлар өчен махсус ясалган балластсыз тимер юл

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәгаенләнеше буенча гомуми кулланылыштагы (магистраль), сәнәгать транспорты (оешмаларның керү юллары), шәһәр транспорты (метрополитен һәм сигезле юллары);

колея киңлеге буенча — киң колеялы (1520 мм) һәм тар колеялы (762, 891, 914, 1000 мм);

юллар саны буенча — бер яки рәтле була;

тарту ысулы буенча — электр, дизель, турбина, пар яки катнаш тартым көче белән йөртелә.

гомуми файдалану өчен — сәнәгать файдалануы өчен һәм шәһәр эче тимер юллары: трамвай һәм метрополитен.

2006 елда Россия байрагы Россия Федерациясе гомуми тимер юлларның озынлыгы – 85 000 км, трамвай юллары озынлыгы – 2800 км, метроныкы – 440 км.

Иң зур тимер юллары компаниясе – «Россия тимер юллары» ААҖ, иң озын метро – Мәскәүдә, иң озын трамвай юлы челтәре – Санкт-Петербургда.

Кара шулай ук[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]