Тихон Хрисанфов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тихон Хрисанфов latin yazuında])
Тихон Хрисанфов
Туган 16 июнь 1892(1892-06-16)
Бәли, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 февраль 1974(1974-02-05) (81 яшь)
Чабаксар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР

Хрисанфов Тихон Павлович (1892 елның 16 июне, Бәли, Зөя өязе, Казан губернасы — 1974 елның 5 феврале, Чебоксар, Чуаш АССР) - совет дәүләт эшлеклесе, Чуаш АССР хәрби комиссары.

1937 елда ул "Чуваш буржуаз-милләтче оешмасы" эше буенча репрессияләнә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тихон Хрисанфов 1892 елның 16 июнендә Казан губернасы Зөя өязе Бәли (бүгенге Татарстанның Кайбыч районы Бәли авылы) авылында туа. Земство мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1905 елдан ул Казан шәһәрендә сәүдәгәрдә кибеттә эшли. 1913-1917 елларда армиядә хезмәт итә. 1918-1920 елларда Кызыл Армиядә.

Гражданнар сугышы беткәч, ул Татар автономияле Совет Социалистик Республикасының Спасск-Татарский шәһәрендә, Цивильск, Ядернә шәһәрләрендә район хәрби комиссары булып эшли. 1931–37 елларда ул Чуваш Автоном Совет Социалистик Республикасының хәрби комиссары, 1937–39 елларда ул Чувашлеспромсбыт конторасы җитәкчесе. 1939 елның 17 мартында кулга алына.

1941 елның 10 сентябре указы белән, СССР НКВД карары буенча РСФСР җинаять кодексының 19 статьясы, 58 статьясының 2 пункты, РСФСР җинаять кодексының 58 статьясының 10, 11 пунктлары буенча 8 елга төрмәгә озатыла.

Ул шулай ук 1948-нче елда да репрессияләнгән, кулга алынган вакытта эш урыны булып Лесторг союзының сатып алу-җитештерү базасының товар белгече урыны торган. Хөкем карары СССР Дәүләт Куркынычсызлык Министрлыгында махсус утырыш белән 1949 елның 9 феврале көнне кабул ителә. 1956 елның 25 апрелендә реабилитацияләнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин ордены,
  • Мактау билгесе ордены,
  • медальләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архивное дело: РГУ ГИА ЧР, Ф. 2669, оп.2, д.5183-5188 (1218)
  • БД «Жертвы политического террора в СССР»;
  • Книга памяти Чувашской Республики