Томас Транстремер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томас Транстремер latin yazuında])
Томас Транстремер

2008 ел фотосурәте
Тугач бирелгән исеме: Tomas Gösta Tranströmer
Туу датасы: 15 апрель 1931(1931-04-15) (92 яшь)
Туу урыны: Стокһольм, Швеция
Үлем датасы: 26 март 2015(2015-03-26)[1][2][3][…] (83 яшь)
Үлем урыны: Стокһолм, Швеция[4]
Ватандашлык: Швеция байрагы Швеция
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы, психолог
Иҗат итү еллары: 1954
Иҗат итү теле: Швед
Дебют: «17 dikter» (1954)
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2011), Петрарки премиясе (1981)
Бүләкләр: Бонниер нәшриятының шигъри бүләге (1983)

Томас Йоста Транстремер (швед. Tomas Gösta Tranströmer; 1931 елның 15 апрелендә Стокһольмда туган) — XX гасыр швед әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, язучы. 2011 елның Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе[5].

Төп белгечлеге буенча — психолог. Төрмәдә утыручылар һәм авыр җәрәхәтләр алган кешеләр белән эшләгән[6].

1990 еллар башында авыр инсульт кичерә. Аның нәтиҗәсендә тәненең уң ягы катып кала. Транстремер сул кулы белән язарга өйрәнә.

Гомерен Вестерос шәһәрендә кичерә. Аннары хатыны белән Стокһольмга күчә.

2011 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була. Аны ул «үз шигырьләрендә бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлар белән чынбарлыкка яңа караш тудыру» өчен ала.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдип – 12 шигырь һәм проза җыентыклары авторы.

Китаплары:

  • «17 dikter» (1954) — «17 шигырь»
  • «Hemligheter på vägen» (1958) — «Юлдагы серләр»
  • «Den halvfärdiga himlen» (1962) — «Ярым тәмамланган җәннәт»
  • «Klanger och spår» (1966) — «Тәрәзәләр һәм ташлар»
  • «Mörkerseende» (1970) — «Төнге төш»
  • «Stigar» (1973) — «Сукмаклар»
  • «Östersjöar» (1974) — «Балтыйк»
  • «Sanningbarriären» (1978) — «Хакыйкать киртәсе»
  • «Det vilda torget» (1983) — «Кыргый квадрат»
  • «För levande och döda» (1989) — «Тереләр һәм вафатлар өчен»
  • «Sorgegondolen» (1996) — «Гондол кайгысы»
  • «Den stora gåtan» (2004) — «Зур табышмак»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Discogs — 2000.
  2. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. Deutsche Nationalbibliothek Record #118623605 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Нобель әдәбият бүләгенә швед шагыйре ия булды
  6. 2011 елның Нобель атнасы нәтиҗәләре

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]