Топинамбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Топинамбур latin yazuında])
Топинамбур
Сурәт
Кыскача исем H. tuberosus
Халыкара фәнни исем Helianthus tuberosus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон көнбагыш[1]
Таксонның халык атамасы Topinambur[2][3], Jerusalem artichoke[4], Maa-artisokka, Rapa tedesca o Carciofo di Gerusalemme, Кркушка, แก่นตะวัน, ทานตะวันหัว, Yer elması, Topinanbur, Aardpeer[5], topinambur hlíznatý[6], aardpeer[3], topinambour[3], jerusalem artichoke[3], maa-artisokka[7], 菊芋[8][9], 五星草[8][9], 洋羌[8][9], 番羌[8][9], 菊藷[9], 菊芋[10][11][12][…] һәм topinambur
Таксон синонимы Helianthus tuberosus var. subcanescens[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы клубень топинамбура[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][13]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 3[d][14]
Ареал таксона Пекин[11], Кытай[15][16][17], Шаңхай[18], Фуҗиян[d][19], Тиянҗин[20], Тибетский автономный район[d][21] һәм Гуандун[d][22]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=27946[23]
 Топинамбур Викиҗыентыкта

Топинамбу́р яки Топина́мбур, шулай ук җир грушасы (лат. Heliánthus tuberósus) — Астралылар гаиләлеге Көнбагыш ыруының күпьеллык үләнле-бүлбеле үсемлекләр төре. Яфрагы-чәчәге көнбагышка охшаган, тамырлары бәрәңгене хәтерләтүче бүлбеләр бирә торган үсемлек, яшелчә. Топинамбурның үрчүен контрольдә тоту кирәк, чөнки көчле тамырлары башка үсемлекләргә үсәргә ирек брми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән[24].

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшелчәгә Бразилия индеецларының тупинамба кабиләсе исеме бирелгән.

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур борынгыдан ук Төньяк Америка индеецлары тарафыннан үстерелгән. Европага XVI гасырда декоратив үсемлек буларак кертелгән. XVIII гасырда бәрәңге үрчетү һәм куллану арту сәбәпле, топинамбурны куллану бермә-бер кими. XIX гасырның икенче яртысыннан фураж культурасы буларак игелә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур бүлбесе

Бүлбеләре туфракта яхшы кышлый, кырыс климат шартларына (– 40 - 54 °С.) түзем[25]. Иртә язда яисә көз көне утырталар. Сабагының биеклеге 4 метрга җитә. Сары чәчәкләре көнбагышка охшаган. РФ Европа өлешендә август-октябрь айларында чәчәк ата. Көз көне орлык коя.

Топинамбурның бүлбеләре химик составы буенча бәрәңгегә охшаган. Туклыклыгы ягыннан кайбер яшелчәләрдән өстен тора. Бүлбеләре аксымга, минераль тозларга, инулин полисахаридына, фруктозага, микрокисәкчекләргә, азотлы матдәләргә, В1, С витаминнарына, каротинга бай.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбурның яфрагы һәм сабагы силос өчен яхшы кушылма. Аучылык хуҗалыкларында аны куян, поши, боланнарга ашату өчен үстерәләр. Бүлбесен ашатсаң, сыер сөтенең күләме һәм майлылыгы арта. Тавыкларга бирсәң, ике-өч атнага алданрак йомырка сала башлый. Кәҗә, сарык, йорт куяны да яратып ашый. Бүлбеләрне язын казып алсаң, яз көне кирәкле файдалы ризык була. Көз көне казып алынган бүлбе озак сакланмый, аз гына бәрелсә-яньчелсә дә, чери.

Чи килеш тә ашарга яраклы яшелчә. Шулай ук пешереп, кызыдырып та ашарга мөмкин. Аннан төрле салат, компот, чәй, кофе ясыйлар. Киптерергә яисә консервларга була. Кыздырган бүлбесенең тәме баллы бәрәңге тәменә охшаган.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Топинамбур кебек чит илләрдән кертелгән үсемлекләр яңа ватаны табигатенә яраклашып, кыргыйлашып китәргә сәләтле. Алар җирле үсемлекләрне юкка чыгара башлый. Шуңа күрә топинамбурның үрчүен контрольдә тоту таләп ителә. Көчле тамырлары белән тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров тапинамбурны Татарстан флорасының Кара китабына кертергә тәкъдим итә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Топинамбур. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 12нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Бельгийский список видов
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. Nederlands Soortenregister
  6. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  7. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 75 / мөхәррир Y. Ling — 1979.
  10. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  11. 11,0 11,1 苏芝敏, 郭培培, 赵娟娟 һ.б. 2007-2020年北京城区植物物种名录数据集, A plant species list dataset for urban area of Beijing, China 2007 – 2020 — 2022. — doi:10.57760/SCIENCEDB.J00001.00473
  12. 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  13. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  14. https://plants.ces.ncsu.edu/plants/helianthus-tuberosus/
  15. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  16. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  17. 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  18. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023093
  19. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2022537
  20. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023128
  21. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 西藏维管植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distribution of vascular plants in Xizang, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023188
  22. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  23. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  24. Клен американский и топинамбур попали в «Черную книгу флоры Сибири». ТАСС, 3.10.2016 (рус.)
  25. Топинамбур 2019 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.. agronationale.ru (рус.)