Тын океан дәүләт университеты
Халыкара исем |
Pacific National University |
---|---|
Нигезләнгән | 1958 |
Ректор | Сергей Николай улы Иванченко |
Адрес | 680035, РФ, Хабаровск крае, Хабаровск, Тын океан ур., 136 һәм |
Сайт | pnu.edu.ru |
Тын океан дәүләт университеты (рус. Тихоокеанский государственный университе́т) — Хабаровск краеның административ үзәге Хабаровск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Университетта 18 факультет, шул исәптән 1 өстәмә һөнәри белем бирү һәм 1 читтән торып уку факультеты бар. Югары уку йортында 17 меңнән артык кеше белем ала.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1958 елның 29 мартында Хабаровск автомобиль-юл институты буларак оештырыла.[1]. Студентларны беренче кабул итү (150 кеше) 4 белгечлек буенча башкарыла:
- сәнәгать һәм гражданлык төзелеше,
- автомобиль юллары,
- автомобиль транспорты,
- төзелеш һәм юл машиналары һәм җиһазлар.
1962 елның 12 июлендә Хабаровск политехника институты итеп үзгәртелә[2].
1992 елның декабрендә Хабаровск дәүләт техник университеты итеп үзгәртелә.
2005 елның 23 мартында Тын океан дәүләт университеты итеп үзгәртелә.[3].
2015 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт гуманитар университеты Тын океан дәүләт университетына кушылган (хәзер ТОДУның Педагогика институты).
Рәсми атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1958 – Хабаровск автомобиль-юл институты (рус. ХабАДИ)
- 1962 – Хабаровск политехника институты (рус. ХПИ)
- 1992 – Хабаровск дәүләт техник университеты (рус. ХГТУ)
- 2005 – Тын океан дәүләт университеты (рус. ТОГУ)
Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Директорлар һәм ректорлар[4]:
- 1958—1987 — Михаил Павел улы Даниловский [5]
- 1987–2002 — Виктор Кирсан улы Булгаков[6]
- 2002–х. в. — Сергей Николай улы Иванченко[7]
Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Инженерлык-төзелеш институты (ИСИ)
- Социаль-сәяси технологияләр һәм коммуникацияләр институты (ИСПТиК))
- Транспорт-энергетика факультеты (ТЭФ)
- Автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр факультеты (ФАИТ)
- Архитектура һәм дизайн институты (ИАиД)
- Компьютер һәм фундаменталь фәннәр факультеты (ФКФН)
- Табигатьтән файдалану һәм экология факультеты (ФПЭ)
- Икътисад һәм идарә факультеты (ФЭУ)
- Юридик институт (ЮИ)
- Педагогика институтының көнчыгышны өйрәнү һәм тарих факультеты
- Педагогика институтының сәнгать, реклама һәм дизайн факультеты
- Педагогика институтының филология, тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр факультеты
- Педагогика институтының табигать фәннәре, математика һәм ИТ-педагогика факультеты
- Педагогика институтының физик тәрбия факультеты
- Педагогика институтының психология һәм социаль-гуманитар технологияләр факультеты
- Педагогика институтының башлангыч, мәктәпкәчә һәм дефектологик белем бирү факультеты
- Читтән торып уку факультеты (ЗФ)
- Өстәмә һөнәри белем бирү факультеты
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сайт ТОГУ 2022 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.
- Журнал «МОЙ УНИВЕРСИТЕТ» 2021 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган.
- Газета Тихоокеанского государственного университета «ТЕХНОПОЛИС» 2020 елның 16 февраль көнендә архивланган.
- Научный журнал «Вестник Тихоокеанского государственного университета»(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ СССР Югары белем бирү министрлыгының 1958 елның 29 мартындагы 351нче санлы боерыгы
- ↑ КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының 1962 елның 12 июлендәге 737-311нче санлы карары
- ↑ РФ мәгариф буенча федераль агентлыкның 2005 елның 23 мартындагы 170нче санлы боерыгы
- ↑ История Тихоокеанского государственного университета - Тихоокеанский государственный университет, archived from the original on 2019-11-05, retrieved 2020-12-13
- ↑ Даниловский Михаил Павлович - Тихоокеанский государственный университет, archived from the original on 2019-11-05, retrieved 2020-12-13
- ↑ Булгаков Виктор Кирсанович - Тихоокеанский государственный университет, archived from the original on 2019-11-03, retrieved 2020-12-13
- ↑ Иванченко Сергей Николаевич - Тихоокеанский государственный университет, archived from the original on 2019-11-03, retrieved 2020-12-13