Фираз Харисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фираз Харисов latin yazuında])
Фираз Харисов
Туган 24 май 1952(1952-05-24) (71 яшь)
Истәк, Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Харисов Фираз Фәхрәз улы (24 май 1952 ел) — галим-педагог. Педагогия фәннәре докторы (2001), профессор (2004). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004). Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (1998).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фираз Фәхрәз улы Харисов 1952 елның 24 маенда Башкорт АССРның Яңавыл районы Истәк авылында туган. Фәрис Харисовның агасы.

Урта белемне Яңавыл шәһәренең 1-нче мәктәбендә ала. 1969 елдан авыл мәктәбендә эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә[1]. 1978 елда Казан педагогия институтын тәмамлаган.

1978 елдан Казан педагогия институтында эшли, ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары була. 1979 елдан халык депутатларының Казан шәһәре Ленин район Советы башкарма комитетының бүлек мөдире урынбасары.

1987 елдан Татар гуманитар-педагогия университетында бүлек начальнигы, 1991-2011 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, бер вакытта 2001-2009 елларда татар теле һәм мәдәният-ара бәйләнешләр кафедрасы мөдире.

2011 елдан Казан федераль университетында укыта: гыйльми-белем татаристика, төркиәт һәм этномәдәни белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары, 2012-2015 елларда татар теле һәм уку методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын үти.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

500-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән укыту-методик әсбаплар, сүзлекләр, программалар авторы. Татар һәм француз телләре буенча әсбапларның автордашы[1].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Монография. — Спб.: Просвещение, 2001. — 431 с.
  • Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Монография. — Казан: Мәгариф, 2002. — 367 б.
  • Научные основы начального обучения татар­скому языку как неродному / под ред. Л. З. Шакировой. — Казань: Тарих, 2000. — 480 с.
  • Язык и нация: проблемы экологии в условиях полилингвизма. — Казань: Школа, 1998. — 72 с.
  • Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе. Монография / под ред. Л. З. Шакировой.— Казань: Магариф, 1999. — 175 с.
  • Татар теле: рус телендә белем бируче мәк­тәпнең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2004. — 174 б. (Соавт. Ч. М. Харисова).
  • Мой первый татарский словарь: иллюстрированный татарско-русский словарь. — Казань: Магариф, 1995. — 159 с. Соавт. Ч. М. Харисова. (Рекомендован МО РФ).
  • В мире слов и предложений. — Казань: Ма­гариф, 1999. — 223 с. (Соавт. Ч. М. Харисова).
  • Русско-татарский и татарско-русский карманный словарь. — Казань: Хэтер, 2001. — 176 с.
  • Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балаларына татар теле укыту программасы // Рус мәктәпләре өчен татар теле про­граммалары. — Казан: Мәгариф, 2001. — 3-29 б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Харисов Фираз Фахразович 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Казанская лингвистическая школа: Книга первая: Казанская тюркологическая лингвистическая школа/ сост. М. З. Закиев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. — С. 300—301.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Харисов Фираз Фәхрәз улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 30 декабрь 2020)