Фәррах Камалетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәррах Камалетдинов latin yazuında])
Фәррах Камалетдинов
Туган 25 май 1914(1914-05-25)
Тум өязе[d], Тум губернасы, Россия империясе
Үлгән 28 август 1989(1989-08-28) (75 яшь)
Тимертау, Караганды өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Хәсән күле бәрелеше[d]
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү пехота укуханәсен тәмамлый (1940). Колхозда тракторчы, Көнбатыш Себер елга пароходчылыгында механик-моторист булып эшли. 1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында, Хәсән күле буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 410-нчы укчы полкта автоматчылар взводы командиры (13 нче армиянең 81 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1941), Курск (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Украина һәм Польшане азат итүдә, Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елның 5 июль төнендә Малоархангельск шәһәре (Орёл өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: взвод белән дошманның һөҗүмен кире кайтара, 6 авыр һәм 1 җиңел танкны сафтан чыгара; яралы хәлендә взвод белән җитәкчелек итә. 1946 елдан Тимертау шәһәрендә (Казакъстан ССР Караганда өлкәсе) яши. 

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Их имена никогда не забудутся. Ставрополь, 1969. Кн. 2; 
  • Ветераны в строю. М., 1981; 
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]