Хакан Шөкер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хакан Шөкер latin yazuında])
Хакан Шөкер
Туган 1 сентябрь 1971(1971-09-01)[1][2][3][…] (52 яшь)
Адапазары, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы, сәясәтче
Сәяси фирка Гаделлек һәм тәрәкъкыять фиркасе
Спорт такымы әгъзасы Парма[d], Бләкбөрн Роверс[d], Интер, Галатасарай, Бурсаспор[d], Бартынспор[d], Торино (футбол клубы), Галатасарай, Галатасарай, Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия милли 16 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Төркиянең милли футбол җыелмасы

 Хакан Шөкер Викиҗыентыкта

Хакан Шөкер (төр. Hakan Şükür; 1971 елның 1 сентябре, Адапазары, Сакарья, Төркия) — төрек футболчысы, һөҗүмче. Күп еллар дәвамында (тәнәфесләр белән) Истанбулның «Галатасарай» командасы өчен чыгыш ясый. 2008 елда футболчы «Галатасарай» белән контрактны озайтмый һәм карьерасын тәмамлый. Соңрак сәяси карьераны башлый.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хакан Шөкер 1971 елның 29 июлендә туа, әмма туу датасында 1971 елның 1 сентябрендә Сакарьяда Адаптазар шәһәрләрендә туган дип язылган. Албан тамырлары бар, аның әтисе, Сәрмәт Шөкер (төр. Sermet Şükür) — Приштинадан (Сербия) иммигрант; әнисе, Нәрмин Шөкер (төр. Nermin Şükür) — Өскептән (Македония) иммигрантка. Ул Ahmet Akkoç мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда баскетбол командасы әгъзасы була. Әтисе йогынтысында ун яшендә футбол белән мавыга. Хакан Шөкүр футбол карьерасын үзенең туган Адапазары шәһәрендә «Сакарьяспор» клубында башлаган.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шөкер 2008 елга кадәр «Галатасарай» өчен чыгыш ясый, анда 10 сезоннан артык вакыт уздыра. 2000 елда ул Миланның «Интер» клубына күчә, аннары «Парма»да һәм инглиз «Блэкберн Роверс» клубларында уйный, шуннан соң 2003 елда Истамбул клубына әйләнеп кайта. 2008 елда Окан Бурук белән бергә клубтан китә (Хакан үзенең клубыннан китүе турында 2007 елның ноябрендә ук игълан итә).

2002 елгы дөнья чемпионатында Шөкер уйнаган Төркиянең милли җыелма командасы турнирның ярымфиналына барып җитә, анда булачак чемпионнарга, бразилиялеләргә оттыралар. Шөкер үзе оптималь формада булмаса да, ул 3 нче урын өчен матчта үз талантын күрсәтә — Көньяк Корея җыелма командасына дөнья чемпионатлары тарихында иң тиз гол кертә, уен башланганнан соң 9,8 секундтан соң[4].

Шөкер ил җыелмасы өчен үзенең йөзенче матчын 2006 елгы дөнья чемпионатында Украинага каршы сайлап алу турнирында уйный. Ул мондый нәтиҗәгә ирешкән өченче төрек футболчысы — Бөлент Коркмаз һәм Рөштө Речбердан соң.

Аның Төркиядә популярлыгы һәм танылуы зур була, 1995 елда аның туен телевидение аша турыдан-туры эфирда күрсәтәләр.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Футболдан киткәннән соң сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 2013 елның декабренә кадәр Гаделлек һәм үсеш партиясе әгъзасы булып тора[5]. 2011 елда аннан Бөек милли җыелыш әгъзасы итеп сайлана[6]. 2015 елның декабрендә, гүләнчеләр белән бәйләнештә гаепләнүдән соң, Төркиядән китә[7]. 2016 елның февралендә Твиттерда хәбәре өчен Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганны мыскыл итүдә гаепләнә[8]. АКШта яши, Вашингтонда таксист булып эшли һәм китаплар сата[9].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен

Төркия байрагы «Галатасарай»

  • Төркия чемпионы: 1992/93, 1993/94, 1996/97, 1997/98, 1998/99, 1999/00, 2005/06, 2007/08
  • Төркия Кубогы иясе: 1987/88, 1992/93, 1995/96, 1998/99, 1999/00, 2004/05
  • Президент Кубогы иясе: 1992/93, 1995/96, 1996/97
  • Премьер-министр Кубогы иясе: 1995
  • УЕФА Кубогы иясе: 1999/00
  • TSYD Кубогы иясе: 1995

Италия байрагы «Парма»

  • Италия Кубогы иясе: 2001/02

Төркия байрагы Төркия милли җыелмасы

Шәхси

  • Көмеш бутса (1998).
  • FIFA версиясе буенча иң яхшы бомбардир (1997 ел)
  • FIFA версиясе буенча дөньяда иң яхшы һөҗүмче (1997 ел)
  • 1994 елда Азиянең иң яхшы футболчысы.
  • Төркиядә илле ел эчендә иң яхшы футболчысы (1954—2003 еллар чоры өчен, УЕФАның 50 еллыгына юбилей бүләге).
  • 1998 елда FIFAдан дөньяның иң яхшы бомбардиры буларак бүләк ала.
  • Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 1996/97, 1997/98, 1998/99.
  • Төркия Суперлигасы тарихында иң яхшы бомбардир.
  • Барлыгы 400дән артык гол керткән.
  • Төркия җыелма командасы өчен 100дән артык матч уйный.
  • Дөнья чемпионатлары тарихында иң тиз голны кертә — 10.8 секундта.
  • Төркия җыелмасында иң нәтиҗәле уенчы — 112 очрашуда 51 гол.
  • Сезонда иң яхшы нәтиҗә — 34 уенда 38 гол.
  • IFFHSның милли чемпионатларның иң яхшы бомбардиры призы иясе: 1997[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.tff.org/Default.aspx?pageId=30&kisiId=22411
  2. Transfermarkt.com — 2000.
  3. Discogs — 2000.
  4. " Hakan Sukur Biography & Football Interviews or Soccer News, Video & Photos 2010 елның 21 июнь көнендә архивланган.
  5. Прокуратура выдала ордер на арест экс-депутата и бывшего игрока сборной Турции по футболу Хакана Шукюра
  6. The Turkey and Galatasaray legend has been elected as an MP as part of the ruling AK Party
  7. Власти Турции обвинили в терроризме бывшего игрока футбольной сборной Хакана Шукюра
  8. Former Turkish football star charged with insulting President Erdoğan
  9. Ex-futebolista turco foge do regime de Erdogan e agora conduz um Uber em Washington
  10. IFFHS — The World’s best top division goal scorer. әлеге чыганактан 2018-06-15 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]