Химик кушылмалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Химик кушылмалар latin yazuında])
Химик кушылмалар
Кайда өйрәнелә химия
... өчен үзсыйныф матдә[d]
 Химик кушылмалар Викиҗыентыкта

Төрле төрдәге атомнардан хасил булган матдәләрне катлаулы матдәләр дип атыйлар. Катлаулы матдәләрне еш кына химик кушылмалар дип йөртәләр.

Мәсәлән, су әче тудыргыч һәм су тудыргыч атомнарыннан, тимер сульфиды тимер һәм күкерт атомнарыннан тора.

Әче тудыргыч, су тудыргыч, күкерт һәм тимер кебек матдәләрне тагын да гадирәк матдәләрдән табып булмый, аларны таркату да мөмкин түгел. Бу матдәләрне гади матдәләргә кертәләр.