Хәнифә Гыйсмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнифә Гыйсмәтуллина latin yazuında])
Хәнифә Гыйсмәтуллина
Туган XIX гасырның икенче яртысы
РИ, Томск,
Үлгән XX гасырның беренче яртысы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче, язучы, публицист һәм шагыйрә


Хәнифә Гыйсмәтуллина (XIX гасырның икенче яртысы, Томск - XX гасырның беренче яртысы) - мөгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче, язучы, публицист һәм шагыйрә. Хәнифә Гыйсмәтуллина — татар хатын-кызлардан беренче булып үз китабын чыгарган кеше (1895 ел).[1] Беренче татар шагыйрәләренең берсе.[2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнифә Гыйсмәтуллина Томск шәһәрендә мөдәррис гаиләсендә туа, ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан ала. Укудан соң Сембер губернасының Гурьевка авылында (хәзер - Барыш шәһәренең бер өлеше) Акчуриннар фабрикасы арасында кызлар өчен мәктәптә укыта. Хәнифә Гыйсмәтуллина кыз балаларны укыту мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Ул кызларны яңача укыта башлый. Укучыларны классларга бүлеп укыта, хәреф-аваз методын куллана.[3] Хәнифә Гыйсмәтуллина педагогикада эре теоретик булып танылды.[4] Ул уку белән кызларны җәлеп итү өчен бик күп көч куйды. Дәресләрне мавыктыргыч, шатлыклы һәм күңелле итәргә тырышты. Бу вакыт өчен мондый эш зур яңалык булды.

Хәнифә Гыйсмәтуллина шулай ук үзенең шигырьләрен язган һәм бастырган (бәлки, ул шигырьләрне үз исеме астында бастырган беренче татар хатыны булгандыр). Аның шигъри иҗатына иренең иртә үлүе зур йогынты ясый. Риза Фәхретдинов үзенең «Мәшһүр хатыннар» дигән хезмәтендә Хәнифә Гыйсмәтуллина турында: «Мәмләкәтемездә әсәре мәтбугъ улан хатыннарның әүвәлегесе бу заттыр... Зәүҗе вафат улмакла тол калып, җөмлә гомерене тәгълим юлына сарыф әйләмешдер», — дип яза.[3]

Хәниф Гыйсмәтуллинаның китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педогогик теория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мәгъдәнел-мәсаил» («Сораулар чишмәсе») 1890 елда басылган.
  • «Гакыйдәтел-әһлехак» («Дөреслек яклыларның ышанулары») — 1895 елда басылган.
  • «Тәргыйб» («Кызыксындыру») — 1898 елда басылган.[5]

Шигырьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тәгъзия» («Юаныч») исемле лирик шигырьләр җыентыгы — 1897 елда басылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Розалина НУРУЛЛИНА Ирек таңына ашкынып…//«Сөембикә», № 6, 2007.
  2. Харрасова Р.Ф. Уйлар Тукайга илтә. – Казан: ИЯЛИ, 2016. – б. 127 ISBN 978-5-93091-196-1
  3. 3,0 3,1 Хәнифә Гыйсмәтуллина 2020 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. - Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том / ХIХ йөз татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1985.- 573 б.
  4. Лирон ХӘМИДУЛЛИН Зөһрә йолдыз — таң йолдызы: Зөһрә Акчурина
  5. Ханифа Гисматуллина