Чечен дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чечен дәүләт университеты latin yazuında])
Чечен дәүләт университеты
Халыкара исем
The Chechen State University (ChStUn)
Нигезләнгән 1938
Ректор Заурбек Асланбек улы Саидов
Адрес 364907, ЧР, Грозный, Шерипов ур., 32
Сайт chesu.ru
Баш уку корпусы

Чечен дәүләт университеты (рус. Чеченский государственный университет, чеч. Нохчийн пачхьалкхан университет) — Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә урнашкан классик университет. 1938 елда нигезләнгән.

ЧДУ

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 7 февралендә КПСС өлкә комитеты һәм Чечен-Ингуш АССР ХКШ башлангычы белән ике ел уку сроклы Чечня укытучылар институты ачыла. 120 укучы кабул ителә. 1938 елның 1 сентябрендә әлеге уку йорты дүрт ел уку сроклы Чечен-Ингуш дәүләт педагогика институты итеп үзгәртелә. Вузда филология, тарих һәм физика-математика факультетлары эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, институтның җиһазлары эвакуацияләнә, 1943 елның уртасында югары уку йортын торгызу башлана.

1955 елда институт өчен зур уку корпусы, 1957 елда физика-математика факультеты өчен остаханәләр төзелә. 1956 елда вузда — физик тәрбия, 1958 елда — педагогика һәм башлангыч укыту методикасы, 1960 елда — табигать фәннәре-география, 1962 елда — чит телләр факультетлары ачыла. Баштагы чорда тарих һәм филология факультетлары бердәм тарих-филология факультетына берләшкән була.

1960 елдан вуз Чечен-Ингуш дәүләт педагогика институты дип аталып йөртелә.

1960-елларда институтның материаль-техник базасы ныгый: 632 урынлык тулай торак төзелә, яңа кабинет һәм лабораторияләр ачыла, фәнни җиһазларның күләме арта һәм яхшыра[1]. 1971 елның 9 мартында институт исеме Чечен-Ингуш дәүләт университеты итеп үзгәртелә[2]. Уку йортына Лев Толстой исеме бирелә. 1980-еллар уртасына университетта 8 факультет — тарих, филология, роман-герман филологиясе, икътисад, физика, математика, география, биология-химия факультетлары эшли

1990 елда — медицина, 1993 елда — юридик һәм финанс-икътисад факультетлары ачыла.

1995 елның гыйнварында Беренче Чечен сугышы барышында университетның уку корпусларына зур зыян килә. Уку корпуслары белән бер вакытта, китапханә, ботаник бакча, уникаль фәнни лабораторияләр, укыту-җитештерү базалары, исәпләү үзәге, басмаханә юк ителә. Шулай булса да берничә исән калган бинада укулар дәвам иттерелә[1].

1995 елның 28 февралендә Лев Толстой исемендәге Чечен-Ингуш дәүләт университеты Чечен дәүләт университеты итеп үзгәртелә[3].

Беренче Чечен сугышы тәмамланып, Ичкерия бәйсезлек игълан иткәч, университет яңа хакимият карамагына күчә, Россиянең бердәм мәгариф системасыннан чыга, аннан финанс ярдәме алмый башлый, әмма җимерелгән һәм таланган биналарда уку дәвам итә.

1997 елда агротехнология факультеты ачыла[1]. 1997 елның ноябрендә Урус-Мартанда Чечен дәүләт университетының читтән торып уку факультеты ачыла. Шундый ук факультетларны республиканың Шали һәм Шелковской районнарында ачарга ниятлиләр[4].

1997 елда университетта торгызу эшләре башлана. 1998 елның башына тулай торакта һәм ике уку корпусында дәресләр алып барырлык бүлмәләр, автоном ягу системасы булдырыла. 1998 ел дәвамында өченче уку корпусын һәм вузга бирелгән мәктәп-интернат бинасын торгызу эшләре алып барыла[5].

1998 елның июлендә Чечня республикасының Министрлар кабинеты Чечен педагогика институтын ябу турында карар бирә, аның материаль базасы һәм штатлары университетка бирелә. Биш факультет һәм 36 кафедра кыскартыла[6]. Шулай да пединститут педагоглары үзләренең уку йортын яклап кала, институт ябылмый[7].

1999 елда Икенче чечен сугышы вакытында университет биналары җимерелә һәм уку йорты эшләүдән туктап кала. 2000 елның апрелендә, шәһәрдә Россия хакимияте урнаштырылгач, университет эшен яңадан башлый. 2003 елның 6 маенда «Чечен дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе исеме астында РФ юридик затларының бердәм дәүләт реестрында теркәлү уза.

Баш уку корпусы (2012 елда сафка баскан)

2000-еллар башында материаль-техник базаны торгызу бара. 2003 елда — 2 500 квадрат метр уку-укыту бүлмәләре, 2004 елда — ашханә, укыту остаханәләре, ике уку залы, 2005 елның мартында — икътисад факультеты һәм ректорат өчен уку корпусы, 2006 елда — 6 уку корпусы сафка баса. 2006 елның октябрендә медицина факультетының уку корпусы ачыла. 2009 елга Дудаев урамындагы 3нче уку корпусы һәм Киев урамындагы уку корпусларына капиталь төзекләндерү үткәрелә.

2007—2012 елларда Асланбек Шерипов урамында элекке җимерелгән биналар урынында 1нче һәм 2нче уку корпуслары төзелә. 2011 елда Бердәм Россия фиркасенең "500 бассейн" программасы буенча Дудаев бульварында бассейн ачыла. 2016 елда Л. Яшин урамында 350 урынлык студент тулай тораклары төзелә.

2000-еллар башында университет структурасына 13 факультет — тарих, математика һәм компьютер технологияләре, физика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология-химия, медицина, юридик, икътисад, финанс-икътисад, география һәм геоэкология, агротехнология, чит телләр, филология (2007 елда Чечен һәм гомуми филология институты итеп үзгәртелгән), дәүләт идарәсе (2005 елдан) факультетлары керә. 2003 елда белгечләрне һөнәри җирлектә яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче Өстәмә һөнәри белем бирү үзәге ачыла. 2006 елда үзәк өстәмә һөнәри белем һәм квалификация күтәрү факультеты итеп үзгәртелә.

Университетта күмәк куллану үзәге, технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге, фәнни-техник мәгълүмат һәм күзаллау үзәге, ботаник бакча, зоология музее, тарих-туган якны өйрәнү музее, нәшрият, 5 бүлектән, абонемент һәм уку залларыннан торучы китапханә, гомуми туклану комбинаты гамәлдә.

Диссертация советлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча өч диссертация советы эшли:

  1. Берләштерелгән диссертация советы Д.999.045.02 (тарих фәннәре); белгечлек: 07.00.02 – Ватан тарихы;
  2. Берләштерелгән диссертация советы Д.999.127.02 (икътисад фәннәре); белгечлек: 08.00.05 — икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү (икътисад, оешма, тармак, комплекслар – АПК һәм авыл хуҗалыгы; менеджмент);
  3. Берләштерелгән диссертация советы Д.999.132.02 (юридик фәннәр); белгечлекләр буенча:
    • 12.00.01 – хокук һәм дәүләт теориясе һәм тарихы; хокук һәм дәүләт турында тәгълиматлар тарихы;
    • 12.00.03 – гражданнар хокукы; эшмәкәрлек хокукы; гаилә хокукы; халыкара шәхси хокук;
    • 12.00.08 – җинаять хокукы һәм криминология; җинаять-башкару хокукы.[1].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта штатта торучы 500 укытучы, шулар эчендә 66 фән докторы (27 се профессор), 270 фән кандидаты (102 се доцент).

Шулай ук 168 башка җирдән килеп укытучы эшли, алар арасында 27 фән докторы (5 — профессор), 76 фән кандидаты (39 ы доцент).

Вузда 72 кафедра эшли. Студентларның гомуми саны — 15,458.

10 факультет һәм 4 институтта белгеләр әзерләнә.

Факультетлар, институтлар һәм бүлекчәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • өстәмә һөнәри белем һәм квалификация күтәрү факультеты
  • география һәм геоэкология факультеты
  • математика һәм компьютер технологияләре факультеты
  • физика һәм информация-коммуникация технологияләре факультеты
  • агротехнология институты
  • биология-химия факультеты
  • чит телләр факультеты
  • дәүләт идарәсе факультеты
  • икътисад һәм финанслар институты
  • информацион технологияләр факультеты
  • юридик факультет
  • медицина институты
  • тарих факультеты
  • филология факультеты
  • Көллият
  • Лицей

Билгеле укытучылар һәм студентлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Магомадов С. С., Хулаев И. М. и др. Чеченский государственный университет. Грозный, 2011
  2. СССР Министрлар Советының 1971 елның 9 мартында чыккан 156нчы карары белән
  3. [РФ дәүләт югары белем комитетының 1995 елның 28 февралендәге 4745нче карары буенча]
  4. Газета «Ичкерия», № 81, 20 ноября 1997 года
  5. Газета «Грозненский рабочий», № 1, 4 января 1998 года
  6. Газета «Ичкерия», № 14, июль 1998 года
  7. Газета «Грозненский рабочий», № 36, 3 сентября 1998 года.