Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге latin yazuında])
IUPAC рәсми логотибы

Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге (ингл. International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC, рус. Международный союз теоретической и прикладной химии, МСТПХ, ИЮПАК) — химия өлкәсендә 1919 елдан эшләп килүче халыкара оешма. Берлеккә катнашучы илләрнең милли оешмалары керә. Химик кушылмаларны исемләү өлкәсендә стандартларны уйлап табу һәм тарату белән шөгыльләнә. Халыкара фән буенча шура (ингл. International Council for Science, ICSU) әгъзасы булып тора.

Штаб-фатиры Цюрихта (Швейцария), IUPAC сәркатибаты Төньяк Каролина штатында (АКШ) урнашкан.

Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге президенты - Кацуюки Тацуми,[1] башкаручы директоры - Джон Д. Петерсен (2012 елдан).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ IUPACта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ әлеге халыкара оешмага 1931 елда кабул ителә. IUPAC - ССРБ фәннәр академиясен әгъзалыкка кабул иткән беренче халыкара оешма.

ССРБ вәкиле IUPAC президенты булган еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968-1969 В.Н. Кондратьев, академик.
  • 1988-1989 В.А. Коптюг, академик.

РФ вәкиле IUPAC президенты булган еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994-1995 К.И. Замараев, академик.
  • 2014-2015 Н.П. Тарасова, IUPAC вице-президенты.
  • 2016-2017 Н.П. Тарасова, IUPAC президенты (булачак).
  • 2018-2019 Н.П. Тарасова, IUPAC паст-президенты (булачак).[2]

Татарстаннан берлек әгъзасы — Наил Зәбиров, химия фәннәре докторы, «Плезир» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IUPAC дәүләтләрнең милли оешмалары берлеге булып тора. Төрле илләрдән 1 400 галим, берлектә комитет, подкомитет, эшче төркемнәргә берләшеп, фәнни эш белән шөгыльләнә, бәяләмәгә тәкъдим ителгән фәнни эшләрне карый, хуплый, раслый. Бер гасырга якын вакыт эчендә берлек барлык дөньяда химия фәне өлкәсендә бәйләнешләрне булдыру һәм ныгыту өстендә эшли, химиягә караган фән, сәнәгать һәм дәүләт оешмалары арасында уртак тел табуда ярдәм итә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Fennel R.W. IUPAC тарихы. 1919–1987. Blackwell Science, 1994. ISBN 0-86542-878-6.
  2. Frank Greenaway. IUPAC тарихы. Cambridge University Press, 2006. ISBN 9780521028103.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Газета.ру 24.03.2014
  2. 47 нче IUPAC Генераль ассамблеясе (2013, Стамбул) карары.