Чулпан Хаматова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Хаматова latin yazuında])
Чулпан Хаматова
Туган телдә исем Чулпан Наил кызы Хаматова
Туган 1 октябрь 1975(1975-10-01) (48 яшь)
Казан, Татар АССР, СССБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актриса
Җефет Иван Николаевич Волков[d] һәм Александр Шейн[d]
Кардәшләр Шамил Хәмматов
Бүләк һәм премияләре Россия Халык артисты, Россия Атказанган артисты, Россия Дәүләт бүлеге (2004, 2014[1])
Сайт рәсми сәхифәсе

 Чулпан Хаматова Викиҗыентыкта

Чулпан Наил кызы Хаматова (1975 елның 1 октябрендә, Казан) — Россия театр һәм кино актрисасы. Мәскәү «Современник» театрының төп актрисасы. Россиянең атказанган һәм халык (2012) артисты. Ике мәртәбә Россия Дәүләт бүләгенең иясе (2004, 2014). Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы (2017)[2]. «Тормыш бүләк ит» (Подари жизнь) хәйрия вакыфын гамәлгә куючыларның берсе. РФ Җәмәгать пулаты әгъзасы. 2022 елның мартыннан Яңа Рига театры(ингл.) актрисасы.
Энесе Шамил Хаматов — «Современник» театры артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елгы РФ Дәүләт премиясен тапшыру.
2015 ел, 12 июнь

Чулпан Хаматова Казан шәһәрендә (Татарстан АССР) 1975 елның 1 октябрендә татар гаиләсендә туган. Бала чакта тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнгән. Казан дәүләт университеты каршындагы математик мәктәбен тәмамлый. Казан театр укуханәсендә, Мәскәүдә ГИТИСта укый.

1998 елда Мәскәүнең «Современник» театры труппасына чакырыла. Дебюты Эрих Мария Ремаркның «Три товарища» әсәрендәге Патриция Хольман ролендә була.

Кинода ГИТИСның өченче курсында укыганда төшә башлый. Вадим Габдерәшитов аны «Время танцора» фильмында Катя ролен уйнарга чакыра. Бу фильм өчен актриса «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинацияләнә.

2000 елда «Другая жизнь» ток-сериалының алып баручысы, «Взгляд» программасында алып баручы була. 2005 елның 25 апреленнән 27 мартына кадәр, декрет ялына киткән Мария Шукшинаны алмаштырып, «Жди меня» программасын алып бара.

2012 елда «Россия Федерациясенең халык артисты» премиясенә лаек була[3].

2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарының ачылу тантанасында Олимпия әләмен күтәреп баручыларның берсе була[4].

2022 елның мартыннан режиссер Алвис Херманис чакыруы буенча Яңа Рига театры (лат. Jaunais Rīgas teātris) труппасына кушыла [5].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чулпан Хаматова «Тормыш бүләк ит» (Подари жизнь) хәйрия вакыфының гамәлгә куючыларның берсе[6][7][8]. Шушы хәйрия вакыфы 2005 елдан авыру балаларына бик булыша. Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун онкология белән авырткан балаларына зур игътибар җәлеп итә[9]. 2009 елның җәенә кадәр «Тормыш бүләк ит» хәйрия вакыфы 500 млн. сум артык авыру балаларының дәвалавына тапшырган.

Карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

14 яшендә Православиене кабул итә. Милли мәсьәләләрдә милли нигилизм фикерендә тора. Петербургта ясаган бер чыгышында үзенең беренче татар теле укытучысын Гитлер белән чагыштырган.[10] 2022 елда Россиянең Украинага бәреп керүенә сугышны ашыгыч килеш туктатуга чакыручы сәнгать әһелләренең ачык хатына кул куя, чит илдәге отпусктан кайтуга өч баласы белән Латвиягә китә.[11] 2022 елның мартыннан режиссер Алвис Херманис чакыруы буенча Яңа Рига театры (лат. Jaunais Rīgas teātris труппасына кушыла [5].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 — «Время танцора» — Катя
  • 1998 — «Страна глухих» — Рита
  • 1998 — «Старые песни о главном» — режиссёр ассистенты
  • 1999 — «Лунный папа» — Мамлакат Бигмурадова
  • 1999 — «Тувалу» — Ева
  • 2000 — «Англия!» — Елена
  • 2000 — «Рождественская мистерия» — Маша
  • 2000 — «Я вам больше не верю» — Аня Тимофеева
  • 2001 — «Виктор Фогель — король рекламы» — Роза Браун
  • 2001 — «Львиная доля» — Дина
  • 2003 — «Гуд бай, Ленин!» — медсестра Лара
  • 2003 — «Дрессировщица курицы» — Варя
  • 2004 — «72 метра» — Нелли
  • 2004 — «Дети Арбата» — Варя Иванова
  • 2004 — «Сукин сын» — Сильвия
  • 2005 — «Гарпастум» — Аница
  • 2005 — «Гибель империи» — Ольга Семёновна Нестеровская
  • 2005 — «Греческие каникулы» — Мелина
  • 2005 — «Казус Кукоцкого» — Танечка / Женя
  • 2005 — «Место преступления» — Лариса
  • 2006 — «Доктор Живаго» — Лара
  • 2006 — «Любовь в Калининграде» — Надежда
  • 2006 — «Меченосец» — Катя
  • 2006 — «Многоточие» — Урсула
  • 2007 — «Янова ночь» — Аида
  • 2008 — «Бумажный солдат» — Нина
  • 2008 — «Домовой» — Вика
  • 2008 — «Метеоидиот» — Лия
  • 2009 — «Иван Грозный» — Шамиль, Казаннан йомышчы
  • 2009 — «Колыбельные» — Кристина
  • 2009 — «Событие» — Люба
  • 2010 — «Америка» — Лиза
  • 2010 — «Башня» — Лариса
  • 2010 — «Дом Солнца» — Галина
  • 2010 — «Элизиум» — Черубина де Габриак
  • 2011 — «Достоевский» — Мария Дмитриевна Исаева
  • 2011 — «Катя» — Катя
  • 2011 — «Из Токио» — коткаручының хатыны
  • 2013 — «Испытание» — исеме күрсәтелмәгән
  • 2013 — «Пепел» — Соня
  • 2019 — «Зөләйха күзләрен ача» — Зөләйха
  • 2019 — «Нуреев. Белый ворон» — Ксения

Театр рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 — Э. М. Ремаркның «Три товарища» — Патриция Хольман
  • 2001 — А. П. Чеховның «Три сестры» — Ирина
  • 2003 — Б. Србляновичның «Мамапапасынсобака» — Андрия
  • 2004 — А. Н. Островскийның «Гроза» — Катерина
  • 2005 — М. Б. Кононовның «Голая пионерка» — Маша Мухина
  • 2006 — Олег Богаевның, Кирилл Серебренниковның «Антоний&Клеопатра. Версия» (Уильям Шекспир мотивлары буенча) — Клеопатра
  • 2008 — А. П. Чеховның «Три сестры» — Маша
  • 2011 — И. Б. Зингерның «Враги: история любви» — Маша
  • 2012 — Дональд Маргулисның «Скрытая перспектива» — Сара
  • 1995 — О. Михайлов, «Мечты маленького Робинзона» (С. Проханов җитәкчелегендәге Театр Луны) — Пятница
  • 1995 — С. Проханов, «Фанта-инфанта» (С. Проханов җитәкчелегендәге Театр Луны) — Фанта
  • 1996 — Г. Слуцки, «Поза эмигранта» (А. Чехов театры) — Катя
  • 1997 — Б. Слэйд (англ.), «Чествование» (А. Чехов театры) — Санни
  • 2000 — Ф. Гудрич, А. Хаккет, «Дневник Анны Франк» (РАМТ) — Анна Франк
  • 2003 — У. Шекспир «Двенадцатая ночь» (Perchtoldsdofer Sommerspiele, Австрия) — Виола
  • 2008 — В. Шукшин «Рассказы Шукшина» (Дәүләт Милләтләр театры) — 9 ролей
  • 2009 — Н. Карамзин «Бедная Лиза» (Дәүләт Милләтләр театры) — Лиза
  • 2011 — Ю. А. Стриндберг «Фрёкен Жюли» (Дәүләт Милләтләр театры) — Жюли

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Болакта» Яшьләр театрында берничә кат була (үзе генә дә, Константин Хабенский, Дмитрий Дюжев, Евгений Гришковец кебек шәхесләр белән бергә дә). Театрда яшь артистлар өчен мастер-класслар уздыра.[12]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Время танцора»)
  • 2001 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Лунный папа»)
  • 2004 — Россия Федерациясенең дәүләт премиясе («Дневник Анны Франк», «Три товарища» и «Мамапапасынсобака» спектакльләрендәге рольләре өчен)
  • 2004 — Россия Федерациясенең атказанган артисты[13]
  • 2006 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Garpastum»)
  • 2006 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Затлар» категориясендә «ТЭФИ» премиясе («Доктор Живаго»)
  • 2006 — Дуслык Ордены[14]
  • 2009 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Бумажный солдат»)
  • 2012 — «Россия Федерациясенең халык артисты» мактаулы исеме[3]
  • 2014 — «Телевизион фильм актрисасы» категориясендә «ТЭФИ» премиясе («Пепел»)[15]
  • 2014 — Россия Федерациясе дәүләт премиясе[16]
  • 2017 — «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме (Казан шәһәре Думасының 2017 елның 21 июнендә кабул ителгән 4-17 номерлы карары)[17]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ведомости, 2015, 10 июнь
  2. Алишер Усманов и Чулпан Хаматова получили звание почётного гражданина Казани. «Татар-информ», 21.06.2017
  3. 3,0 3,1 Указ Президента Российской Федерации от 21.03.2012 г. № 315
  4. Хаматова, Скобликова, Терешкова, Фетисов и Михалков понесут флаг Олимпиады на церемонии открытия «Газета.Ru»
  5. 5,0 5,1 Culpana Hamatova. jrt.lv
  6. https://theperson.pro/armen-sarkisjan/
  7. https://www.eg.ru/tag/armen-sarkisyan/
  8. https://100biografiy.ru/biznes/armen-sarkisyan
  9. Проверка на человечность «Независимая газета»
  10. Чулпан Хаматова: «Моя учительница татарского языка была очень похожа на Гитлера»
  11. Чулпан Хаматова: «Я очень люблю свою Родину» // «Скажи Гордеевой»
  12. Рөстәм Фәткуллин белән әңгәмә
  13. Почётное звание присвоено указом № 1303 от 11 октября 2004 года. әлеге чыганактан 2012-07-07 архивланды.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 14 апреля 2006 г. № 368 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников государственного учреждения культуры города Москвы «Московский театр „Современник“»»
  15. Чулпан Хаматова признана лучшей телеактрисой на ТЭФИ-2014 Татар-информ
  16. Объявлены лауреаты Государственной премии Российской Федерации 2014 года
  17. Чулпан Хаматова и Алишер Усманов стали Почетными гражданами Казани «Известия Татарстана»

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]