Шакир Мөхәммәдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шакир Мөхәммәдов latin yazuında])
Шакир Мөхәммәдов
Туган 20 май 1865(1865-05-20)
Буа, Татарстан
Үлгән 1923(1923)
Ырынбур, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре язучы

Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдов20 гасыр башында иҗат иткән татар язучысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шакир Мөхәммәдов 1865 елның 20 май көнне Буа шәһәрендә туа. Шакир 14 яшенә кадәр Буада алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә укый. Ләкин, тормыш авырлыклары аркасында, аны тәмамламыйча, 1879нчы елда, Ырынбурга барып, байларда хезмәт итә.

Шакир Мөхәммәдовв 1884нче елдан Хөсәеновлар конторасында счетовод булып эшли башлый. Бераздан ул Мәскәүгә китеп, рус сәүдәгәре конторасында эшли, шунда бухгалтерия курсларына йөри. 1900нчы елда ул эш бирүчесенең Манҗуриядәге конторасына китә.

1900-1901нче елларда Ш.Мөхәммәдов Харбин шәһәрендә яши һәм иҗат эшен башлый.

1901 елда Казанда аның беренче хикәясе – "Җәһаләт, яхут Галиәкбәр агай" басылып чыга. Шул ук елны Ырынбурда аның икенче хикәясе – "Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе" басыла.

1902нче елның көзендә Ш. Мөхәммәдов Буага кайта.

1903 елда ул яңадан Ырынбурга килә һәм конторага эшкә урнаша. Шул елны "Яңа бәдәвам" сатирик әсәрен яза.

1905 елның башында язучының иң зур әсәре – "Япун сугышы, яки доброволец Батыргали агай" исемле повесте басылып чыга.

Шакир Мөхәммәдиев 1906нчы елның сентябреннән «Карчыга» исемле сатирик журнал чыгара башлый. Журнал 1907 елның июлендә чыгудан туктатыла.

Язучы 1923 елда үлә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]