Җилем-Каран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җилем-Каран latin yazuında])
Җилем-Каран
Карта
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Гафури районы
Координатлар 54°14'6"тн, 56°33'7"кнч
Беренче телгә алу 1786
Халык саны 524 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453061

Җилем-КаранБашкортстанның Гафури районындагы татар авылы. 10 авылны берләштергән Җилем-Каран авыл советы үзәге.

Җилем-Каран Уфадан көньяк-көнчыгышка таба житмеш-сиксән чакрымнар ераклыкта урнашкан. Агыйдел, Җилем сулары, Урал таулары, болынлыклар арасында утыра. 2009 елның 1 гыйнварына 173 йортта 524 кеше яши.[1] Милли составы – 1979 һәм 1989 елларда – татарлар; 2002 елда тулысынча диярлек башкортлар (84%).

Җилем-Каран авылы 18 гасыр ахырында нигезләнә. Халкы хәзерге Кызыл Җилем дигән җирдән күченеп килә. Яшәүчеләре типтәр катлавында торалар. Инкыйлабка кадәр авылда Кәлчер-Табын вулысы идарәсе урнашкан. 1920-1922 елларда — БАССРның Табын кантоны үзәге.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1880 елда Башкортстанның Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә Габделмәҗит Гафури туа. Мәҗит Гафури нәселе авылның төп халкы булмый. Аның Габделмән ерак бабасы Бажык исемле авылдан килеп төпләнә. Авылда алар нәселен «Бажык татарлары» дип атыйлар. Килүчеләр белән җирбиләүчеләр мөнәсәбәтләр киеренке була. Шагыйрьнең туганнары авылдан китеп, Яңа Бурлы, Абдулла авылларын да нигезли.[2]

Җилем-Каран авылында халык шагыйренең музее һәм аның исемендәге парк бар.

  • Фәхрәзи Таһиров (1928), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәптә 1990 елларга кадәр татарча укытканнар. Хәзер укыту рус телендә алып барыла, туган тел урынына башкорт теле керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. Исток, отыскавшийся в Казани(үле сылтама)