Әгъзам Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әгъзам Вәлиев latin yazuında])
Әгъзам Вәлиев
Туу датасы 10 апрель 1919(1919-04-10)
Туу урыны Казан губернасы Чистай өязе, Каргалы авылы
Үлем датасы 31 декабрь 1986(1986-12-31) (67 яшь)
Үлем урыны Архангельск
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә
Полковник ВВС СССР
Полковник ВВС СССР
Җитәкчелек иткән эскадрилья
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены
 Истигъфада 1971

Әгъзам Вәлиев, Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев, рус. Валеев Агзам Зиганшевич (1919 елның 10 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе, Каргалы1986 елның 31 декабре, Архангельск) — очучы, Бөек Ватан сугышында эскадрилья командиры, майор. Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә.Җ. Вәлиев сугыштан соң

1919 елның 10 апрелендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Каргалы авылында эшче гаиләсендә туган. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. 1937 елдан Ташкәнттә. Заводта слесарь булып эшли. Шунда ук аэроклубта шөгыльләнә. 1938 елдан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә. Чкалов шәһәрендә (хәзерге Ырынбур) хәрби очучылар укуханәсен тәмамлаган (1940).

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июненнән фронтларда: Төньяк-көнбатыш, Көнбатыш, Брянск, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. Мәскәүне саклау һәм һөҗүмгә күчү операцияләрендә И-15 һәм И-153 истребительләрендә очышлар ясый. 2нче Украина фронтының 5нче һава армиясе 5нче штурмлаучы авиация корпусы 331нче авиация истребительләре дивизиясе 179нчы авиация истребительләре полкында эскадрилья командиры булып хезмәт итә. Майор Ә. Вәлиев 501 мәртәбә һавага күтәрелгән (И-16, 153, Харрикейн, Як-1, Як-7, Як-9 хәрби очкычларында), 25 һава сугышында катнашкан, 4 дошман очкычын үзе бәреп төшергән, 3 очкычны күмәк рәвештә бәреп төшергәннәр. Украинаны, Румынияне, Молдавияне, Маҗарстанны, Австрияне, Чехословакияне азат итәүдә катнаша.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Очучы офицерларның югары тактика мәктәбен (1945), Хәрби һава академиясен (1952) тәмамлаган. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан (1971)[1].
Чистайда, Архангельскида торган. 1986 елның 31 декабрендә вафат.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чистай шәһәре урамына исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Березняк Н.Г. Герои Советского Союза – узбекистанцы, Ташкент, 1984.
  2. Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
  3. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  4. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]