Әсәкәй районы
Әсәкәй районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1928 һәм 16 июль 1928 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Әсәкәй[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Ырынбур өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 17 886 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Мәйдан | 2369,06 км²[3] |
Рәсми веб-сайт | mo-as.orb.ru(рус.) |
Әсәкәй районы Викиҗыентыкта |
Әсәкәй районы (рус. Асекеевский район) — Ырынбур өлкәсе составына керүче муниципаль район.
Административ үзәк — Әсәкәй авылы.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|
23 327 | 35 387 | 33 599 | 27 898 | 24 682 | 24 492 | 21 050 |
Милли состав (2010): татарлар — 49,5%, руслар — 36,4%, мордва — 4,5%, казакълар — 2,4%, украиннар — 2,3%, чуашлар — 2,0%.
Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борынгы татар авыллары (18 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына) — Әсәкәй, Иске Солтангол, Иске Колшәрип, Котлый. Бу авыллар Яңа Мәскәү юлы төзелә башлагач барлыкка килә. 1917 елга кадәр Әсәкәй районы территориясендә 12 мәчет, 5 мәктәп, татар-рус земство мәктәбе эшли. 1930-еллар урталарында татарча «Кыр ударниклары» газетасы нәшер ителә. Совет чорында районның 15 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла.
Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1993 елдан ТИҮ бүлекчәсе эшли, 1998 елда ул Милли-мәдәни мөхтәрият итеп үзгәртелә. 1990-еллар башыннан атнага 3 тапкыр татарча радиотапшырулар алып барыла, ТР телевидениесе тапшырулары кабул ителә.[11]
Районда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ягъфәр Әхмәтшин (1924, Котлый - 1945, Польша), Советлар Берлеге Каһарманы.
- Марат Хөснетдинов (1937, Әсәкәй), ССРБ (1972-1986), РФ (1994-2000) министры урынбасары.
Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район үзәгендә һәйкәлләр бар:
- А.С. Пушкинга һәйкәл
- Муса Җәлилгә һәйкәл
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әсәкәй районы составына 21 авыл шурасы керә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst53/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ Татар энциклопедиясе
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайт 2014 елның 13 май көнендә архивланган.
Бу — Ырынбур өлкәсе географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |