Әхсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхсән Фәтхетдинов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Самара өлкәсе → Самар өлкәсе using AWB
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42: Юл номеры - 42:
* [http://kitaphane.tatarstan.ru/file/calendar_2014.doc Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014].
* [http://kitaphane.tatarstan.ru/file/calendar_2014.doc Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014].


{{Тукай премиясе лауреатлары 1990-2000}}
{{DEFAULTSORT:Фәтхетдинов, Әхсән}}
{{DEFAULTSORT:Фәтхетдинов, Әхсән}}
[[Төркем:Татар рәссамнары]]
[[Төркем:Татар рәссамнары]]

8 авг 2014, 16:34 юрамасы

Әхсән Фәтхетдинов
Туган телдә исем Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов
Туган 7 июнь 1939(1939-06-07)
Урманасты Үтәмеш, Чирмешән районы, Татарстан
Үлгән 15 июль 2012(2012-07-15) (73 яшь)
Түбән Кама, Татарстан
Милләт татар
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдиновтатар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Ул 1939 елның 7 июнендә Татарстанның Чирмешән районы Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул хәзерге Самар өлкәсенең Камышлы авылы педучилищесында белем ала. Аннан соң берникадәр вакыт укытучы булып эшли. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем алып, 1969 елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык биредә, Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында манументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сәрим улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, атракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.

Ә.Фәтхетдиновның иҗаты уникаль (сирәк очрый торган) һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм скульптур композицияләрендә шагыйрь, аның әсәрләре геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә.

2012 елның 15 июлендә якты дөнья белән хушлаша.

«Ияләр төнне көтәләр», Тукай бүләгенә лаек «Ияләр» шәлкеменнән (1993)

Сылтамалар