Кизләү: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
к →Сылтамалар: clean up, replaced: {{Кырым АР}} → {{Кырым Җөмһүрияте}} using AWB |
||
Юл номеры - 136: | Юл номеры - 136: | ||
* [http://www.evpatoriya-rada.gov.ua Рәсми сайт] |
* [http://www.evpatoriya-rada.gov.ua Рәсми сайт] |
||
{{Кырым |
{{Кырым Җөмһүрияте}} |
||
[[Төркем:Кизләү| ]] |
[[Төркем:Кизләү| ]] |
25 авг 2014, 14:52 юрамасы
Торак пункт
Кизләү
|
Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) – Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Тарих
Кизләү урынында кешеләр 3 мең б.э.к. торган инде.
Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме - Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.
Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.
Алтын Урда чорында Кизләү - сәүдә үзәге.
1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.
1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идәрә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.
1774 елда Русия Кырым ханлыгын басып ала.
Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.
1941 31 октябреннән 1944 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.
1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.
Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, 45-55% халык санын югалта.
География
Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Климат
Евпатория климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | 0,5 | 1,0 | 4,1 | 10,2 | 15,6 | 20,3 | 22,8 | 22,3 | 17,9 | 11,9 | 7,4 | 3,5 | 11,5 |
Чыганак: [1] |
Халык
1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2001[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
17 913 | 23 341 | 47 030 | 56 992 | 79 444 | 93 281 | 107 792 | 105 915 |
Милли состав (2001): руслар — 64,9%, украиннар — 23,3%, кырымтатарлар — 6,9%, белоруслар — 1,5%.
Кардәш шәһәрләр
- Янина (Греция) — 1989[11]
- Фигейра-да-Фош (Португалия)
- Людвигсбург (Алмания)
- Закинтос (Греция)
- Островец-Свентокшиски (Польша)
- Силифке (Төркия)
- Мәскәү өлкәсенең Красногорск районы (Русия)
- Ламби (Греция)
- Белгород (Русия)
Искәрмәләр
- ↑ Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнаша; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнаша.
- ↑ Русия Федерациясе административ-территориаль бүленеше буенча
- ↑ Украина административ-территориаль бүленеше буенча
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1437
- ↑ 5,0 5,1 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=&id=&botton=cens_db
- ↑ Совет министров Крыма — Информация о побратимских связях городов и районов АРК.