Пётр Курасанов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Курасанов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Җылаер, replaced: - → – using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 15: Юл номеры - 15:
{{rq|person|image|iwiki}}
{{rq|person|image|iwiki}}


[[Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары]]
[[Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары]]
[[Төркем:Шәхесләр:Чирмешән районы]]
[[Төркем:Шәхесләр:Чирмешән районы]]

2 сен 2014, 11:45 юрамасы

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Курасанов.

Курасанов Пётр Семёнович (1917-2008) – Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы

Курасанов Пётр Семёнович 1917 елның 25 гыйнварында Чирмешән районының Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый. Лейтенант Пётр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була. Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре юлында хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылык очрый. Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиясе, 10 миномет, 12 пулемёт, 600 солдат юкка чыгарыла. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный. ССБр Верховный Советы Президиумының 1945 ел 31 май Указы белән Пётр Семёнович Курасановка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Сылтамалар