Катынь җинаяте: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катынь җинаяте latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:
* [[Польша-Литва татарлары]]
* [[Польша-Литва татарлары]]
* [[ЭККА Польша походы]]
* [[ЭККА Польша походы]]
* [[Сандармох]]


== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==

9 ноя 2014, 10:55 юрамасы

"Катынь" Истәлек комплексы
Сталинның "Польша әсирләрен ату" карарына кул куюы

Катынь җинаяте яки Катынь атышы (тат.лат. Katın' cinäyäte; пол. zbrodnia katyńska) — 1940 елның язында күп Польша кешеләренең ССРБ ЭЭХК тарафыннан атып үтерелүе. Үтерелгәннәр арасында Польша татар офицерлары һәм зыялылары булган.

Тарих

Совет-Польша сугышы

Совет-Польша сугышы вакытында , 1920 елда, Тухачевский җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр Варшавага һөҗүм иткән. Польша маршалы Пилсудский Татар Улан гаскәрләренә Тухачевский гаскәре артыннан һөҗүм итәргә боерык биргән. 14 августта, сугышның хәлиткеч мизгелләрендә, Татар Уланнары Тухачевский гаскәрләренә һөҗүм иткәннәр һәм Кызыл Гаскәр качып китәргә мәҗбүр була.

Күп совет гаскәриләре әсирлеккә эләккән: Русия чыганаклары буенча 200 мең кеше, 80 мең әсирлектә үлгән, Польша чыганаклары буенча - 80 мең кеше, 20 мең әсирлектә үлгән.

Молотов-Риббентроп килешүенә кул кую. Риббентроп һәм Сталин Молотов аркасында

Икенче бөтендөнья сугышы

Польша әсирләре

1939 елның 1 сентябрендә Польша дәүләтенә фашист Алманиясе һөҗүм иткәч, Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 1939 елның 17 сентябрендә ССРБ Кызыл Гаскәрен Польшага җибәргән. Бу һөҗүм Риббентроп-Молотов килешүе буенча ясалган. Күп кенә Польша гаскәриләре, зыялылары НКВД әсирлегенә эләккән.

Татар эскадроны

1936 елның язында Польша Гаскәрендә Татар эскадроны, 13-нче Вильно полкы оешкан. 1939 елның сентябрь ахырында фашистларга каршы Медыка янындагы сугышта Татар эскадроны батырлык күрсәтеп чигенергә дучар булган. Фашистлар һөҗүмнәренә карамастан Татар эскадроны өлеше фашист чолганышыннан чыгып котылган, ләкин бүтән Татар эскадроны өлеше фашист һәм совет әсирлегенә эләккән.

Варшаваны буйсындырганнан соң алман фашистлары татарлардан үч алганнар: Варшава татар зиратын мәсхәрәләгәннәр, аның урынына танк ангары оештырганнар. Фашистлар Варшава татар мәчетен җимергән, татар мөфтиятенең бай архивы юк иткәннәр, Польша татар китапханәсе яндырганнар. Татар эскадроны гаскәриләренең күпчелеге Польша һәм Аурупаның башка дәүләтләрендәге антифашист каршылыгы хәрәкәтенә кушылганнар. Совет оккупациясе заманында берничә татар мәчете җимерелгән.

Совет әсирлегенә эләккән Польша татар эскадроны гаскәриләре гомуми Польша әсирләре язмышын НКВД лагерьларында үткәргәннәр.

Катынь фаҗигасе

Сталин Совет-Польша сугышында (1920) җиңелгәне өчен үч итеп, Польша әсирләрен атырга хөкем иткән. 1940 елда Польша әсирләре Катынь урманында атып үтерелгән (4 421 кеше). Бүтән урыннарда: Старобельск, Осташковск, Украина, Белоруссия лагерьләрендә 21 857 Польша офицерлары, зыялылары атып үтерелгән. Үтерелгән Польша гаскәрие арасында татар офицерлары да булган.

Истәлек

Катынь Истәлек комплексы капкасы

Катынь урманында Истәлек комплексы 2000 елда ачылган. Хәрби зиратында 4241 үтерелгән Польша офицерлары күмелгән, үтерелгән татар офицерларының каберләре дә бар.

Һәрбер Катынь Хәтер гыйбадәтендә татар мөселман рухание катнаша.

Моны да карагыз

Сылтамалар