Владимир Федотов (1950): юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Владимир Федотов | рәсем = В.Федотов.jpg | рәсем_зурлыгы = 250px | alt = <!—Владимир Федотов…» |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 56: | Юл номеры - 56: | ||
[[Төркем:Татарстанның халык артистлары]] |
[[Төркем:Татарстанның халык артистлары]] |
||
[[Төркем:Русиянең атказанган артистлары]] |
[[Төркем:Русиянең атказанган артистлары]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары]] |
||
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]] |
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]] |
||
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
[[Төркем:Вуз укытучылары]] |
21 фев 2015, 22:47 юрамасы
Владимир Федотов | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Сергей улы Федотов |
Туган | 13 гыйнвар 1950 (74 яшь) Самара өлкәсе Октябрьск шәһәре |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | баянчы |
Бүләк һәм премияләре | (2010) М. Җәлил премиясе (1990) |
Владимир Федотов (Владимир Сергей улы Федотов, рус. Владимир Сергеевич Федотов) – баянчы артист, КФУ ның филология һәм мәдәниятара аралашу институты профессоры (2003). ТАССР (1986) һәм РФ (2001) атказанган, Татарстанның халык (1993) артисты. М. Җәлил (1990) һәм Тукай (2010) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 13 гыйнваренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Октябрьск шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен (1984), шунда ук аспирантураны (1987) тәмамлаган. Уку йортында алган белгечлекләре: концерт башкаручысы, укытучы, халык уен кораллары оркестры дирижёры, баянчы.
Иҗаты
40 еллык иҗат гомерендә дөньяның 15 илендә 8 000 концертта уйнаган. Аның иҗатына, баянда уйнау осталыгына төрле телләрдәге матбугат чараларында 60 лап мәкалә багышланган. Аларда баянда төрле халык көйләрен башкарганда милли нечкәлекләрне сизгер тоемлавы, нюанслрны төгәл бирүе ассызыклана.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер КФУ составында) музыка уен кораллары һәм татар музыка сәнгате кафедралары профессоры буларак, баянда уйнау тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ТАССР атказанган артисты (1986).
- Татарстанның халык артисты (1993).
- РФ атказанган артисты (2001).
- Муса Җәлил премиясе (1990)
- Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты (1995, 1996, 2005, 2007).
- Тукай премиясе (2010) – 1995-2009 елларда төзегән һәм югары осталык белән башкарган «Дустыма», «Баянның сокландыргыч авазлары» концерт программалары өчен.