Удмуртия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Удмуртия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме, мәгълүмат өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: РФ субъекты турында мәгълүмат → Калып:РФ субъекты using AWB
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{РФ субъекты турында мәгълүмат
{{РФ субъекты
|TtNm = Удмурт Республикасы
|TtNm = Удмурт Республикасы
|OfNm1 = {{lang|udm|Удмурт Республика/Удмурт Элькун}}
|OfNm1 = {{lang|udm|Удмурт Республика/Удмурт Элькун}}

4 мар 2015, 18:02 юрамасы

Удмуртия
удм. Удмурт Элькун
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 11 ноябрь 1991
Сурәт
Рәсми исем Удмуртская Республика һәм Удмурт Элькун
Кыскача исем Удмуртия
Рәсми тел рус теле һәм ар теле
Гимн Удмуртия гимны
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Ижау
Административ-территориаль берәмлек Россия
Сәгать поясы SAMT[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Русиянең Аурупа өлеше
Геомәгълүматлар Data:Russia/Udmurt Republic.map
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Президент Удмуртской Республики[d] һәм Глава Удмуртской Республики[d]
Ил башлыгы Александр Владимирович Бречалов[d]
Хөкүмәт башлыгы Ярослав Владимирович Семёнов[d][1]
Башкарма хакимият Правительство Удмуртской Республики[d]
Канунбирү органы Государственный Совет Удмуртской Республики[d]
Халык саны 1 493 356 (1 гыйнвар 2021)
Нәрсә белән чиктәш Киров өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Пермь өлкәсе[d], Частые районы һәм Сива районы
Алыштырган Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Кулланылган тел ар теле һәм рус теле
Мәйдан 42 100 км²
Рәсми веб-сайт udmurt.ru(рус.)
Тәртипне билгеләүче төп текст Конституция Удмуртской Республики[d]
Харита сурәте
Тема җәгърафиясе география Удмуртии[d]
Феноменның икътисады экономика Удмуртии[d]
Номер тамгасы коды 18
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Удмуртия Викиҗыентыкта

Удмурт РеспубликасыРоссия байрагы Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Башкаласы — Ижау шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як РФ субъекты яки дәүләт
Төньяк
Көнбатыш
Киров өлкәсе
Көнчыгыш Пермь крае
Көньяк Татарстан
Көньяк-көнчыгыш Башкортстан

Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.

Климат

Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °Cка кадәр җитә, минималь температура 1978 елның 31 декабрендә күзәтелгән һәм ул –50 °Cны тәшкил иткән[2].

Уртача еллык явым-төшемнәр саны — 500–600 мм, вегетация чоры якынча 150 көнне тәшкил итә.

Кар капламы ноябрь башында-уртасында барлыкка килә. Кар капламы 160-175 көн ята, аның уртача биеклеге 50-60 см га җитә.

Файдалы казылмалар

Удмуртия байлыкларының нигезе булып нефть тора. Ачыклаган сәнәгый запаслары 300 млн тоннаны тәшкил итәләр, дәүләт балансында 114 нефть чыганагы тора, шуларның 72се эшкәртелә, ә 32се — сәнәгый үзләштерүгә әзер.[3]

Гидрография

Исеме Озынлыгы (км) Бассейн мәйданы (км²)
Чулман 2032 522000
Нократ 1370 129000
Чүпче 501 20400
Көлмез 270 17240
Иж 270 8510
Сива 206 4870
Вала 196 7360

Республика территориясендә 600 тан артык буалар, аларның иң зурысы — Ижау буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта —- Воткинск сусаклагычы белән юыла.

Тарих

Хәзерге Удмуртия территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 8-6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Коми һәм удмуртлар бабалары белән бәйле берничә мәдәният (Ананьино, Пьяный Бор, Полом, Чүпче) булуы мәгълүм. Удмурт халкының формалашуы безнең эраның 1-2 меңьеллыкларның чигенә туры килә.

1135—1136 елларда гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати Болгар дәүләтенә сәяхәт кылган; аны тасвирлап, ул яза «Болгарларның Вису һәм Ару дигән өлкәләре бар, алар хәрәҗ (ягъни җир өчен салымны) түлиләр».

Урыс елъеязмаларында беренче удмуртлар беренче тапкыр 1181 елда отяки исеме астында телгә алынганнар.

Урта гасырлар

XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар исә Мәскәү дәүләте составында булганнар. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, удмуртлар бер дәүләттә яши башлаганнар.

Русия составында

Моны да карагыз: Вятка губернасы

XVII–XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче ширкәтләр төзелгән, аерым үсешне металлургия һәм коралны җитештерү алган. 1750- һәм 1760-елларда иң эре сәнәгый ширкәтләре Ижау һәм Воткинск заводлары төзелгәннәр.

1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньягында беренче тимер юллар төзелгән булган.

Совет чоры

1918-1919 елларда Удмуртия территориясендә акгвардиячеләр һәм Кызыл Гаскәр арасында бәрелешләр булганнар.

Вот автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә оештырылган. Автономия составына элекке Вятка губернасының Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергәннәр. Башта өлкә үзәге булып Глазов шәһәре билгәләнгән, ләкин 1921 елда үзәк Ижауга күчерелгән.

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.

1932 елның 1 гыйнварында исеме Удмурт автономияле өлкәсе итеп үзгәртелгән.

1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга үзгәртеп корылган; 19351937 елларда Киров крае составына кергән булган. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына Воткинск, Сарапул, Каракүл һәм Кыяс районнары күчереләләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 ширкәт эвакуацияләндгән.

Хәзерге заман

1991 елның 11 октябрендә Удмурт АССР Югары Советы республиканың суверенитетын игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституциясе кабул ителде.

Халык

Моны да карагыз: Удмуртия халкы

Милли состав:

Милләт 1939[4], % 1959[5], % 1970[6], % 1979[7], % 1989[8], % 2002[9], % 2010[10], %
Руслар 55,7 56,8 57,1 58,3 58,9 60,1 62,2
Удмуртлар 39,4 35,9 34,2 32,1 30,9 29,3 28,0
Татарлар 3,3 5,3 6,1 6,6 6,9 6,9 6,7

Торак пунктлар

Ижау
Ижау
Воткинск
Воткинск
Сарапул
Сарапул
Глазов
Глазов

Урын Шәһәр Удмуртча исеме Халык саны

Можга
Можга
Игра
Игра
Балезино
Балезино
Камбарка
Камбарка

1 Ижау Иж 627 734
2 Сарапул Сарапул 101 381
3 Воткинск Вотка 99 022
4 Глазов Глаз 95 854
5 Можга Можга 47 961
6 Игра Эгра 20 737
7 Ува Ува 19 984
8 Балезино Балезино 16 121
9 Кез Кез 11 080
10 Камбарка Камбарка 11 021
11 Кизнер Кизнер 9 536
12 Завьялово Дэри 8 986
13 Кече Пурга Пичи Пурга 7 711
14 Якшур-Бодья Якшур-Бӧдья 7 252
15 Шаркан Шаркан 6 614
16 Яр Яр 6 596
17 Алнаши Алнаши 6 303
18 Вавож Вавож 5 816
19 Новый Новый 5 742
20 Дебёсы Дэбэс 5 720
[11]


Административ-территориаль бүленеш

Моны да карагыз: Удмуртиянең административ-территориаль бүленеше

Административ районнар

Районның исеме[12] Удмуртча исеме Административ
үзәге
1 Алнаши районы Алнаш ёрос Алнаши
2 Балезино районы Балезино ёрос Балезино
3 Вавож районы Вавож ёрос Вавож
4 Воткинск районы Вотка ёрос Воткинск
5 Глазов районы Глаз ёрос Глазов
6 Грахово районы Грах ёрос Грахово
7 Дебёсы районы Дэбес ёрос Дебёсы
8 Завьялово районы Завьял/Дэри ёрос Завьялово (Удмуртия)
9 Игра районы Эгра ёрос Игра
10 Камбарка районы Камбарка ёрос Камбарка
11 Каракүл районы Каракулино ёрос Каракүл
12 Кез районы Кез ёрос Кез
13 Кизнер районы Кизнер ёрос Кизнер
14 Кыяс районы Кияса ёрос Кыяс
15 Красногорское районы Красногорск ёрос Красногорское (Удмуртия)
16 Кече Пурга районы Пичи Пурга ёрос Кече Пурга
17 Можга районы Можга ёрос Можга
18 Сарапул районы Сарапул ёрос Шыгай
19 Селты районы Сьӧлта ёрос Селты
20 Сюмси районы Сюмси ёрос Сюмси
21 Ува районы Ува ёрос Ува
22 Шаркан районы Шаркан ёрос Шаркан
23 Юкаменское районы Юкаменск ёрос Юкаменское
24 Якшур-Бодья районы Якшур-Бӧдья ёрос Якшур-Бодья
25 Яр районы Яр ёрос Яр (Удмуртия)

Республика буйсынудагы шәһәрләр

Дәүләт корылышы

Удмурт Республикасының дәүләт-хокукый корылышыРусия Федерациясе Конституциясе һәм Удмурт Республикасы Конституциясе белән билгеләнә. Югары канун чыгару һәм контроль органы — биш елга сайлана торган Удмурт Республикасының дәүләт шурасы. Хәзерге составы 2013 елда сайланган, рәисе — Владимир Невоструев Башҡарма хакимият — Президент һәм Республика хөкүмәте. 

Икътисад

Удмуртия — зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.[13]

Сәнәгать

Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50 % урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, җитен, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.

Транспорт

Автомобиль транспорты

Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (АлабугаИжау), Р321 (ИжауИграГлазов), Р322 (ИжауСарапул).

Һава транспорты

Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.

Тимер юл транспорты

Төп линияләр: КазанӘгерҗеЕкатеринбург, КировБалезиноПермь, ИжауВоткинск, ЛюкшудьяКөлмез[14]

Тимер юл вокзаллары
Глазовда тимер юл вокзалы. Можгада тимер юл вокзалы. Балезинода тимер юл вокзалы. Сарапулда тимер юл вокзалы.

Спорт

Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Русиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.

Удмуртиядә туган танылган шәхесләр

Татарлар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр