Мирфатыйх Зәкиев: юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
к мәгълүмат өстәү |
||
Юл номеры - 37: | Юл номеры - 37: | ||
* 1996—2000 — [[Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты]] директоры. |
* 1996—2000 — [[Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты]] директоры. |
||
* 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре. |
* 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре. |
||
* 1980—1990 — [[ТАССР]] Югары шурасы депутаты һәм [[Татарстан АССР]] Югары шурасы рәисе.<ref>http://www.antat.ru/index.shtml?178 ТР фәннәр академиясе рәсми сайты</ref> |
|||
{{rq|image}} |
{{rq|image}} |
||
==Чыганаклар== |
==Чыганаклар== |
||
Юл номеры - 49: | Юл номеры - 49: | ||
[[Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары]] |
[[Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары]] |
||
[[Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары]] |
[[Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары]] |
||
[[Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре]] |
|||
{{DEFAULTSORT:Зәкиев, Мирфатыйх}} |
{{DEFAULTSORT:Зәкиев, Мирфатыйх}} |
10 мар 2015, 15:50 юрамасы
Мирфатыйх Зәкиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев |
Туган | 14 август 1928 (95 яшь) Ютазы районы, Зәйпе авылы |
Үлгән | 18 август 2023[1] (95 яшь) Мәскәү, Россия |
Яшәгән урын | Достоевски урамы, Казан[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | филолог-галим |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993).
Тәрҗемәи хәл
Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.
Хронология
- 1960—1965 — КДУның татар теле кафедрасы мөдире;
- 1965—1967 — Казан дәүләт педагогия институтында фән буенча проектор;
- 1967—1986 — Казан дәүләт педагогия институты ректоры;
- 1968—1986 — татар тел белеме кафедрасы мөдире;
- 1986—1996 — СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1992 елдан — Татарстан фәннәр Академиясе составында);
- 1996—2000 — Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.
- 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре.
- 1980—1990 — ТАССР Югары шурасы депутаты һәм Татарстан АССР Югары шурасы рәисе.[3]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Чыганаклар
Суфиян Поварисов. “Тел атасы”ның атасы // Кызыл таң.
- ↑ http://www.antat.ru/ru/news/16564/
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ http://www.antat.ru/index.shtml?178 ТР фәннәр академиясе рәсми сайты
- 14 август көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ютазы районында туганнар
- 18 август көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Татар теле галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Ректорлар
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Татар тел галимнәре
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары
- Татарстан парламенты җитәкчеләре