Минзәлә: юрамалар арасында аерма
к →Мәгариф: викиләштерү |
к мәгълүмат, фото өстәү |
||
Юл номеры - 73: | Юл номеры - 73: | ||
== Тарих == |
== Тарих == |
||
[[Файл:Минзәлә 1.jpg|200px|thumb|right|<small>Минзәләдә [[Муса Җәлил|М. Җәлилгә]] куелган бюст</small>]] |
|||
Шәһәргә [[1584]] – [[1586]] елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. [[1781 ел]]да [[Уфа губернасы]]ның өяз шәһәре статусын ала. |
Шәһәргә [[1584]] – [[1586]] елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. [[1781 ел]]да [[Уфа губернасы]]ның өяз шәһәре статусын ала. |
||
Юл номеры - 115: | Юл номеры - 116: | ||
* Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы |
* Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы |
||
* Минзәлә медицина училищесы |
* Минзәлә медицина училищесы |
||
== [[Муса Җәлил]] Минзәләдә == |
|||
[[Файл:Минзәлә 2.jpg|200px|thumb|right|<small>[[Муса Җәлил|М. Җәлилнең]] Минзәләгә багышланган китабы</small>]] |
|||
[[Татар]] [[шагыйрь|шагыйре]] [[Муса Җәлил]], [[Бөек Ватан сугышы]] башлану белән, үз теләге буенча сугышка җибәрүләрен сорый. [[1941 ел]]да Минзәлә [[шәһәр]]енә вакытлыча күчерелгән [[Мәскәү]] хәрби-сәяси укуханәсенең сәяси җитәкчеләр (''политруклар'') составын әзерләүче кыска сроклы курсларында укып, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Минзәлә [[шәһәр]]ендә [[1941 ел]]ныд [[ноябрь]], [[декабрь]] [[ай]]ларында була. [[Шәһәр]]гә багышлап язылган [[шигырь]]ләре аерым китап булып нәшер ителгән. |
|||
== Моны да карагыз == |
== Моны да карагыз == |
25 мар 2015, 22:50 юрамасы
Минзәлә | |
---|---|
Ил | Русия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Минзәлә районы |
Координатлар | 55°43'0"тн, 53°5'0"кнч |
Нигезләнгән | 1584 |
Мәркәз биеклеге | 90 м |
Рәсми тел | [[рус теле, татар теле]] |
Халык саны | 16 474[1] кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 85555 |
Рәсми сайт | menzelinsk.ru |
Минзәлә (лат. тат. Minzǝlǝ, рус. Мензелинск) — Татарстан Республикасы Минзәлә районының үзәге, Казаннан көнчыгышка таба 292 км урнашкан. Кама буенда, Минзәлә елгасының түбән ярында, Түгәрәк Күл тимер юл станциясеннән 65 км көнчыгышка таба Әгерҗе-Акбаш линиясендә урнашкан. Аэропорт. Яр Чаллы – Уфа автомобиль юлы.
Халык саны — 16 474 кеше.[1]
Тарих
Шәһәргә 1584 – 1586 елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. 1781 елда Уфа губернасының өяз шәһәре статусын ала.
Халык
1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1913[5] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
5 566 | 4 940 | 7 552 | ~10 100 | ~7 500 | ~10 900 | 11 810 | 15 868 | 16 683 | 15 223 | 16 730 | 16 474 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 46,8%, руслар — 49,3%, марилар — 1,6%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 45,2%, руслар — 50,2%, марилар — 1,7%.
Сәнәгәть
Минзәлә – җирле чималны эшкәртүче ширкәтләре булган авыл хуҗалыгы районы үзәге.
- "Хуҗәмәт ремонт-механик заводы" ААҖ
- Минзәлә аракы-ликер заводы
- Минзәлә май-сыр комбинаты
- "Минзәлә икмәк заводы" ААҖ
- "Минзәлә урман хуҗалыгы" ФДУ
Авыл хуҗалыгы
Язгы бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, тары үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит, сөт җитештерү, дуңгызчылык.
Мәдәният
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
Мәгариф
- Минзәлә педагогия көллияте
- Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы
- Минзәлә медицина училищесы
Муса Җәлил Минзәләдә
Татар шагыйре Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлану белән, үз теләге буенча сугышка җибәрүләрен сорый. 1941 елда Минзәлә шәһәренә вакытлыча күчерелгән Мәскәү хәрби-сәяси укуханәсенең сәяси җитәкчеләр (политруклар) составын әзерләүче кыска сроклы курсларында укып, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Минзәлә шәһәрендә 1941 елныд ноябрь, декабрь айларында була. Шәһәргә багышлап язылган шигырьләре аерым китап булып нәшер ителгән.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1595
- ↑ 5,0 5,1 5,2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/menzelisnsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Сылтамалар
http://www.tatmedia.com/tat/region/156
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|