Җәүһәрия Мәрданова: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүһәрия Мәрданова latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 43: Юл номеры - 43:
Х.Вахит “Ике килен килендәш”, [[1983]] ел
Х.Вахит “Ике килен килендәш”, [[1983]] ел


[[Төркем:Татар артислары]]
[[Төркем:Татар артистлары]]

3 апр 2015, 19:45 юрамасы

Мәрдәнова (Хәйруллина) Җәүһәрия
Туган 30 июль 1938(1938-07-30) (85 яшь)
Чаллы

Мәрдәнова (Хәйруллина) Җәүһәрия 1956 елның 30 июлендә, үзенә нәкъ 18 яшь тулган көнне, Алабуга мәдәни-агарту училищесы дипломын кочаклап, Олы Әтнәгә Җәүһәрия Хәйруллина килеп төшә. Зифа буйлы, озын толымлы, ифрат ягымлы Чаллы кызы район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. “Җиде яшьтә чагымда сәхнәдә чыгыш ясаганым бар иде. Ул чакта укытучылар “Капитал корбаннары” дигән спектакль куйдылар. Мин ата-анасыз калган кызны уйнадым. Шуннан кереп калды инде сәнгатьнең бу төре минем күңелгә. Училищега кереп укуым да сәнгатькә гашыйк булу нәтиҗәсе”, - дип искә ала үзе Җәүһәрия апа. 1973 елның декабрендә Мәскәүдә “Гүзәлем Әсәл” спектакле куела. Шунда төшерелгән фоторәсем “Огонек” журналы тышлыгында басыла. Шуннан соң “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. “Кичер мине, әнкәй!” спектаклендә Минзифа ролен башкарган өчен “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” дигән призга лаек була. Җәүһәрия апаның киләчәк язмышы өчен иң әһәмиятлесе гөрләп эшләп килүче Әтнә үзешчән драма коллективы, һәм яшь кызның иҗади язмышын хәл иткән очрак (бәлкем тәкъдирдер) - Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасы буенча куелачак спектакльдә Мәйсәрә роленә билгеләнүе була. Шушы рольдән кереп китә Җәүһәрия Хәйруллина мавыктыргыч театр сәнгате дөньясына. ""Зәңгәр шәл"дәге Мәйсәрәне, "Кара йөзләр"дәге Галимәне, "Тапшы­рылмаган хатлар"дагы Галияне, "Язылмаган законнар"дагы Фәриләне яки һәркайсыбызга таныш булган Галиябануны Җәүһәриядән дә остарак итеп бүтән берәү уйный алмастыр кебек. Эчке матурлыклары белән көчле булган лирик герой­ларны уйнаучы буларак күрергә күнеккәнбез Җәүһәрияне", — дип яза журналист Әхәт Фазылҗанов Әтнә халык театрының 50 еллык юбилеена багышланган зур мәкаләсендә. “Сәхнәдә Мәйсәрә булып кем генә уйнамасын — минем күз алдымда озын толымлы самими Җәүһәрия Хәйруллина. Ул үзе образ, үзе Мәйсәрә иде, уй-хисләре, фикер-омтылышлары белән һәм дә үзенең яшьлеге белән” - Илгиз Кадыйров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Уйнаган рольләре

Р.Ишморат “Гөлзада”, 1958 ел - Гөлзада А.Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”, 1965 ел - Гандәлиф С.Шәкүров “Уракчы кыз”, 1966 ел - Сәрбиназ М. Әмир “Тормыш җыры”, 1969 ел И. Абдуллин “Тиле яшьлек”, 1968-1972 еллар Ч. Айтматов “Югалган бәхет”, 1973 ел - Әсәл М. Әмир “Миңлекамал”, 1977-1978 еллар - Миңлекамал А.Гыйләҗев “Кар астында кайнар чишмә”, 1978 ел Х.Вахит “Күк капусы ачылса”, 1982 ел Р.Батулла “Кичер мине әнкәй”, 1981 ел – Миңзифа (бу рольне башкарган өчен Җәүһәрия апа “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” дигән исемгә лаек була. Х.Вахит “Ике килен килендәш”, 1983 ел