Әлинә Кабаева: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлинә Кабаева latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
к 109.68.237.53 кулланучысының (бәхәс) 2058619 үзгәртүеннән баш тарту
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 35: Юл номеры - 35:


== Тәрҗемәи хәл ==
== Тәрҗемәи хәл ==
Әлина Кабаева Үзбәк ССР [[Ташкент]] шәһәрендә [[1983]] елда туган. Аның әтисе – Марат Вазыйх улы Кабаев – [[татар]] милләтеннән, профессиональ футболчы булып уйнаган, [[Казакъстан]] чемпионы ([[1993]]), хәзер Ташкентта тренер булып эшли. Әнисе – Любовь Михаил улы, рус милләтеннән, элек Үзбәкстан баскетбол җыелма такымында уйнаган, хәзер [[Мәскәү]]дә яши.
Әлина Кабаева Үзбәк ССР [[Ташкент]] шәһәрендә [[1983]] елда туган. Аның әтисе – Марат Вазыйх улы Кабаев – [[татар]] милләтеннән, профессиональ футболчы булып уйнаган, [[Казакъстан]] чемпионы ([[1993]]), хәзер Ташкентта тренер булып эшли. Әнисе – Любовь Михаил кызы, рус милләтеннән, элек Үзбәкстан баскетбол җыелма такымында уйнаган, хәзер [[Мәскәү]]дә яши.


Әлинә 3,5 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. 12 яшьтә Әлинә әнисе белән Мәскәүгә күчә һәм [[Ирина Винер]] тренерлыгында шөгыльләнә башлый.
Әлинә 3,5 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. 12 яшьтә Әлинә әнисе белән Мәскәүгә күчә һәм [[Ирина Винер]] тренерлыгында шөгыльләнә башлый.

13 апр 2015, 15:56 юрамасы

Әлинә Кабаева
Туган телдә исем Әлинә Марат кызы Кабаева
Туган 12 май 1983(1983-05-12) (40 яшь)
Ташкент, Үзбәк ССР
Милләт татар- рус
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Российский государственный университет туризма и сервиса[d] һәм П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре спортчы (нәфис гимнастка)
Сәяси фирка Бердәм Русия
Өйдәш Владимир Путин[1][2][3]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Русия ярышы җиңүчесе
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d] (2018)
Сайт http://kabaeva-alina.ru/

 Әлинә Кабаева Викиҗыентыкта

Әлинә Марат кызы Кабаева (tat. lat. Älinä Marat qızı Qabayeva, русча Али́на Мара́товна Каба́ева) (1983, 22 май, Ташкент)— татар нәфис гимнасткасы, Русиянең танылган спортчысы, Русиянең Атказанган спорт остасы, Русиянең җәмәгать эшлеклесе, Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Русия ярышларының җиңүчесе.

"Бердәм Русия" фиркасенең Югары Шурасының әгъзасы (2001-2005), Русиянең Җәмәгать Пулаты әгъзасы (2005-2007), 2007 елдан Дәүләт Думасы депутаты.

Әлинә Кабаева "Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен" ордены (4-нче дәрәҗә) һәм Дуслык ордены белән бүләкләнгән.

Төп казанышлар

  • Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе
  • Олимпия уеннары-2000 бронза медале иясе
  • Дөньяның ике тапкыр абсолют җиңүчесе (1999, 2003)
  • Европаның биш тапкыр абсолют җиңүчесе (1998—2000, 2002, 2004)
  • Русиянең алты тапкыр абсолют җиңүчесе (1999—2001, 2004, 2006—2007

Тәрҗемәи хәл

Әлина Кабаева Үзбәк ССР Ташкент шәһәрендә 1983 елда туган. Аның әтисе – Марат Вазыйх улы Кабаев – татар милләтеннән, профессиональ футболчы булып уйнаган, Казакъстан чемпионы (1993), хәзер Ташкентта тренер булып эшли. Әнисе – Любовь Михаил кызы, рус милләтеннән, элек Үзбәкстан баскетбол җыелма такымында уйнаган, хәзер Мәскәүдә яши.

Әлинә 3,5 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. 12 яшьтә Әлинә әнисе белән Мәскәүгә күчә һәм Ирина Винер тренерлыгында шөгыльләнә башлый.

1995 елдан Әлинә Мәскәү шәһәрендә Ирина Винерда гимнастикага өйрәнә.

Әлинә Русия җыелма такымы өчен 1996 елдан чыгыш ясый. 2004 елда православ динендә чукына.

Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге

Әлинә Татарстан Җөмһүрияте Түбән Кама шәһәреннән 2007 елда Дәүләт Думасына сайлана. Шул вакыттан Әлинә Түбән Кама шәһәрендә Балалар нәфис гимнастика фестивален оештыра. Шушы фестивальгә бөтен Русиядән яшь гимнасткалары бәйгегә килә, иң яхшылары Мәскәү финал фестивалендә катнаша.

Әлинә элек ТВда ике тапшыру алып барган.

Әлинәгә Мурат Насыров һәм «Игра слов» төркеме "Әлинә" җырларын багышлаган.

Шәхси тормыш

В. Путин һәм Әлинә Кабаева

Тикшерелмәгән чыганак буенча Әлинә Кабаева һәм Русия президенты Владимир Путин рәсмисез гаилә мөнәсәбәтләрендә торалар, аларның уртак малае һәм кызы бар [4].

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар