Бәшир Рәмиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәшир Рәмиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Рәмиев}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Рәмиевләр}}</small>
'''Бәшир Рәмиев''' – совет уйлап табучысы, беренче СССР [[санак]]ларын («Стрела», «Урал-1») төзүче. Техник фәннәр докторы ([[1962]]), Сталин премиясе лауреаты ([[1954]]).
'''Бәшир Рәмиев''' – совет уйлап табучысы, беренче СССР [[санак]]ларын («Стрела», «Урал-1») төзүче. Техник фәннәр докторы ([[1962]]), Сталин премиясе лауреаты ([[1954]]).
== Тәрҗемәи хәл ==
== Тәрҗемәи хәл ==

15 апр 2015, 07:29 юрамасы

Бәшир Рәмиев
Туган телдә исем Бәшир Искәндәр улы Рәмиев
Туган 1 май 1918(1918-05-01)
Баймак
Үлгән 16 май 1994(1994-05-16) (76 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Яшәгән урын РСФСР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре инженер, уйлап табучы
Эш бирүче НПП Рубин[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе-1954 Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Бәшир Рәмиев Викиҗыентыкта

Бәшир Рәмиев – совет уйлап табучысы, беренче СССР санакларын («Стрела», «Урал-1») төзүче. Техник фәннәр докторы (1962), Сталин премиясе лауреаты (1954).

Тәрҗемәи хәл

Бәшир Рәмиев 1918 елның 1 маенда Баймак бистәсендә, тау инженеры Искәндәр Рәмиев гаиләсендә дөньяга килә.

11 яшьлек Бәшир Рәмиев

Закир Рәмиев улы Искәндәрне Алманиянең Фрайеберг университетына җибәрә. Империалистик сугыш башланыр алдыннан ул илгә кайтып, атасының приискларында эшли. 1922 елны «Башкирзолото» трестының идарәчесе итеп билгеләнә. 1929 елны «инженерлар эше» чыккач, кулга алына. Кабат 1938 елны 5 елга хөкем ителә һәм 1943 елны вафат була.

Улы Бәшир кече яшьтән ук техниканы яратуы һәм уйлап табу сәләтләрен күрсәтә. 17 яшьтән СССР уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынгач, аңа Мәскәүнең энергетика институтының икенче курсыннан укып йөргән җиреннән ташлап китәргә туры килә. Ул Уфага кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. 1940 елны Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.

Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасын һәм Генштабны хезмәтләндерә. Днепр елгасын кичкәндә элемтә урнаштырган махсус төркемдә катнаша. 1944 елны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108 номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт радиолокация җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.

1947 елның башында BBC тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз АКШның беренче ЭСМ – «ЭНИАК» турында бара. Рәмиев институт директоры – академик А.И. Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. 1948 елны Бәшир аның лабораториясенә инженер-конструктор итеп алына. Өч ай узуга, августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат рәкымлы электрон машина (АЦВМ) чыкты.

1949 елның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире Совет гаскәренә чакыралар. Ул Ерак Көнчыгыштагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, Фәннәр академиясе һәм СССР машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча ул Мәскәүгә кайтарыла. Министр Паршин халык дошманы улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лаборатория мөдире итеп куялар. Соңыннан баш конструктор урынбасары.

1953 елны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының эшли торган данәсе Сталин премиясе комиссиясе хозурына тапшырылган һәм 1954 елда Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге – секундына 2000 гамәл, оператив хәтер – 2048 сүз, разрядлыгы – 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.

1951-53 елларда Рәмиев Мәскәү инженер-физика институтында студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны тыйганнар.

Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.

Стреладан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. 1954 елны бу төр санак ясау өчен Пензада завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 1960 елда ярым-үткүргеч базасында Урал 11 һәм Урал 14 ясала башлый.

Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул Бөекбританиянең ICL шикркәте белән ике килешү имзалый. 1969 елны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын IBM-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастырды һәм котылгысыз артка калып баруына китерде. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага гаризаларына тапшыралар. Б. Рәмиев тә ЕС ЭВМ генераль конструкторы вазифасыннан баш тарта.

Рәмиев бер кечкенә лаборатория башлыгы итеп урнаша һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә. Б. Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була.

Мәскәүнең политехника музеенда Б. Рәмиев фонды бар.

Искәрмәләр

Чыганаклар