Портсмут солых килешүе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Портсмут солых килешүе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 10: Юл номеры - 10:
|көченә_керү={{OldStyleDate|5|сентябрь|23|август}} 1905
|көченә_керү={{OldStyleDate|5|сентябрь|23|август}} 1905
|көчне_югалткан=[[2 сентябрь]] [[1945]]
|көчне_югалткан=[[2 сентябрь]] [[1945]]
|имзаланган= [[Сергей Витте]], Роман Розен<br />Комура Дзютаро, Такахира Когоро
|имзалаучылар= [[Сергей Витте]], Роман Розен<br />Комура Дзютаро, Такахира Когоро
|яклар= {{Флагификация|Русия империясе}}<br />{{Флагификация|Япон империясе}}
|яклар= {{Флагификация|Русия империясе}}<br />{{Флагификация|Япон империясе}}
|место_хранения=
|место_хранения=

28 апр 2015, 16:10 юрамасы

Портсмут солых килешүе
Портсмутский мирный договор
ポーツマス条約
Килешү төре солых килешүе
Имзаланган 5 (23) сентябрь 1905
Урын АКШ байрагы Портсмут (Нью-Һемпшир)
Имзалаучылар Сергей Витте, Роман Розен
Комура Дзютаро, Такахира Когоро
Портсмутский мирный договор Викитекада

Портсмут солых килешүе (рус. Портсмутский мирный договор, яп. ポーツマス条約 по:цумасу дзё:яку?) — 1904-1905 елгы урыс-япон сугышына тәмам куйган солых килешүе (солыхнамәсе). 1905 елның 23 августында (5 синтәбрендә) АКШдагы Портсмут шәһәрендә имзаланган.

Русия ягыннан килешүне Сергей Витте һәм Роман Розен, япон ягыннан — Комура Дзютаро һәм Такахира Когоро имзалаганнар.

Портсмут солых килешүе түбәндәге солых килешүләрнең көчен туктатты:

  • Япония һөҗүм иткән чакта Русия һәм Кытайның хәрби берлек төзүне күздә тоткан Русия империясе һәм Кытай арасында берлек килешүе (1896)
  • Ляодун ярымутрауны арендага алу хокукын биргән 1898 елдагы урыс-кытай конвенциясе.

Килешү 15 маддәдән торган. Килешү буенча, Русия Кореяне Япония йогынты сферасы буларак таный, Ляодун ярымутравына аренда хокуклары Япониягә күчә, Көньяк-Манҗур тимер юлының өлеше (Порт-Артурдан алып Куаньчэнцзыга кадәр) Япония кулына күчә, 9 маддәсе буенча Русия Япониягә Көньяк Сахалинны биреп калдырган, 12 маддәсендә яклар Япон, Охот һәм Беринг диңгезләрнең Русиянеке ярларында балык тоту турында конвенция төзергә риза булганнар. 7 нче маддәсендә яклар манҗур тимер юлларны тиҗари (коммерция) максатларында гына кулланырга вәгъдә биргәннәр.

1945 елның 2 сентябрендә, Японияне Икенче бөтендөнья сугышында тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты.