Фарсылар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фарсылар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 13: Юл номеры - 13:
|үлеп беткән =
|үлеп беткән =
|арх =
|арх =
|тел = Фарсы теле
|тел = [[Фарсы теле]]
|раса =
|раса =
|дин = Ислам ([[Шыгыйлар|Шигыйлек]])
|дин = [[Ислам]] ([[Шыгыйлар|Шигыйлек]])
|тамырдаш =
|тамырдаш = тел буенча татлар
|бүтән халыкка керүе =
|бүтән халыкка керүе =
|кертә =
|кертә =
|чыгуы =
|чыгуы = Парфия
}}
}}
'''Фарсылар''' (фарсыча ''فارس, [fɒːrs]'') — [[Иран]]ның төп халкы (36-61%), фарсы телле халык [[Иран]], [[Таҗикстан]], [[Әфганстан]], [[Азәрбайҗан]] илләрендә тора.
'''Фарсылар''' (фарсыча ''فارس, [fɒːrs]'') — [[Иран]]ның төп халкы (36-61%), фарсы телле халык [[Иран]], [[Таҗикстан]], [[Әфганстан]], [[Азәрбайҗан]] илләрендә тора.

15 июл 2015, 21:10 юрамасы

Фарсылар
Үз аталышы

فارس, [fɒːrs], фарс

яшәү җире

Иран: 47 513 000-50 629 000
Әфганстан: 14 917 696 <
Таҗикстан: 7 000 000
Гыйрак: 455 000

АКШ: 331 000
Теле

Фарсы теле

Дине

Ислам (Шигыйлек)

Кардәш халыклары:

тел буенча татлар

Килеп чыгуы

Парфия

 Фарсылар Викиҗыентыкта

Фарсылар (фарсыча فارس, [fɒːrs]) — Иранның төп халкы (36-61%), фарсы телле халык Иран, Таҗикстан, Әфганстан, Азәрбайҗан илләрендә тора.

Иран милләтенең иң зур өлеше, утрак игенчелек һәм шәһәрләр мәдәнияте белән берләшкән халык.

Соңгы тикшеренүләр буенча татарларның Y-ДНК һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган[1], шуңа күрә татарларның борынгы бабалары фарсылар булган дип фаразы бар.

Бүгенге татар телендә фарсы теленнән чыккан сүзләр 15% тәшкил итә. Татар телендә фарсы алынмалары: бина, ходай, әлбәттә, песи, һәр, һәммә, әмма, арзан, шәһәр, вөҗдан, дөрес, зыян, дару, дошман, хәттә, өмет, -ханә, Пәйгамбәр, мәйдан, бәхет, -стан, Рөстәм.

Атама

Фарсы этнонимы пәһлеван (фарсыча پهلوان‎ [pæhlævɒːn] ) сүзеннән чыккан дип санала.

1935 елга кадәр Көнбатышта Иран Персия - Фарсы иле дип йөртелә, ләкин Фарс - илнең бер төбәге генә була (Бөекбританиядә Англия белән охшаш хәл).

Тарих

Фарсы атамасы беренче тапкыр 836 б.э.к. елда телгә алына: Ассирия патшасы Салманасар III Парсуа (Parsuaš) өлкәсенә каршы сугыша.

VII б.э.к. гасырда ариләр Үзәк Азиядән Иран тигезлегенә күчеп килгән һәм Фарс останына (Фарсыстан) нигез салган. Фарс останы (Парса, Персида) фарсы теленең һәм фарсы дәүләтчелегенең бишеге булып санала.

VI б.э.к. гасырда Ахәменид дәүләтендә фарсылар дан казана. Соңрак фарсылар Парфия дәүләтенә кергән.

Сасанидлар идарә иткән чорда (III б.э.к.) фарсы теле - Иран империясенең һәм дәүләт дине Зәрдөштлекнең рәсми теле булды.

Тасвир

Иранда 35 млн. фарсы (51%) тора.

Күпчелек фарсылар шигыйләр-мөселманнар.

Мәдәният

Әдәбият борынгы Иранда барлыкка килгән, Зәрдөштлекнең баш китабы Авеста һ.б.

Милли шигърият - робагый, газәл, бәет зур үсеш алган.

Бөтендөньяга мәшһүр фарсы шагыйрьләре: Рудаки, Фирдәүси, Хафиз, Гомәр Хәям, Саади, Низами, Руми, Җами, Аттар, Санаи һ.б.

Фарсы риваятьләренең төп каһарманы - Рөстәм батыры, нәкъ шушы фарсы әкиятләреннән Рөстәм исеме татар теленә килгән.

Сылтамалар

  • Народы и религии мира, под ред. В. А. Тишкова, М., 1998.
  • Народы Передней Азии, М.,1957.
  • С. А. Иванов, «Персы» // Большая советская энциклопедия, том 19, М., 1975.
  1. http://www.hotel-ludwig.net/content/struktura-gaplogrupp-tatar-i-persov-zapadnyh-irancev Структура гаплогрупп татар и персов (западных иранцев)