Будда: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Будда latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «thumb|right|[[Тан династиясеннән Амитабха буддасының көнчыгыш Кы…»
 
YiFeiBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
Юл номеры - 25: Юл номеры - 25:


[[ml:ബുദ്ധന്‍]]
[[ml:ബുദ്ധന്‍]]
[[tl:Buddha]]

8 авг 2015, 02:24 юрамасы

Тан династиясеннән Амитабха буддасының көнчыгыш Кытай тауларындагы сыны

Бу́дда (санскр. बुद्ध, сүзгә сүз — «уянган», «яктыруга ирешкән») - буддизмда рухи камиллекнең иң югары ноктасының атамасы, яки Будда Шакьямуниның исеме. Шулай ук яктыруга ирешкән сансыз башка җан ияләренең атамасы буларак кулланылырга мөмкин.

Төшенчәнең мәгънәсе һәм асылы

Буддаларның күплеге

Сиддхартха Гаутама (уянудан соң «Будда Шакьямуни» дип атала башлый), риваять буенча якынча б.э.к. 623 елдан б.э.к. 543 елларда яшәгәнлеге билгеле. Бодха дәрәҗәсенә ул б.э.к. 588 елда ирешә, буддистлар тарафыннан беренче будда булып та, соңгысы булып та исәпләнми. Буддачылар ышануы буенча, хакыйкатьне ачкан һәм яктыруга ирешкән һәркем будда дип исәпләнә.

Башка диннәрнең үзәк шәхесләреннән аермасы

Буддизм күзаллаулары буенча Будда илаһ яки кешеләр белән Алла арасындагы арадашчы, яки христианлыктагы сыман коткаручы түгел, ә акылга ия барлыкларны сансарадан чыгару мөмкинлеге булган укытучы булып исәпләнә.

Будда Шакьямуни

Төп мәкалә: Будда Шакьямуни
Грек-будда стилендәге Будда I—II гасырлар, Гандхара (бугенге Пакьстан) (Токио милли музеендагы басып торучы Будда).

Будда сүзе зур хәрефтән язылган очракта билгеле тарихи шәхесне - Сиддхартха Гаутаманы аңлата. Ул Кшатрий (хәрбиләр һәм хөкемдарлар) кастасына караган була.

Сиддхартха Гаутаманың тормышы аның дәвам иттерүчеләре һәм шәкертләре сөйләвендә генә билгеле. Башта бу сөйләүләр сүздә генә була, соңрак язып алына һәм «Махавасту», «Лалитавистара», «Ниданакатха», «Абхинишкрамана-сутра» кебек текстлар барлыкка килә. Будда тормышы турындагы иң танылган риваятьләр б.э.к. II гасырда пали телендә иҗат ителгән «Джатаки» җыентыгында китерелгән.


Сылтамалар