Дәрдемәнд: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәрдемәнд latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Эстәрлетамак өязе ----> Стәрлетамак өязе
Derslek (бәхәс | кертем)
к 95.110.111.230 үзгәртүләре (бәхәс) Әмир юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 27: Юл номеры - 27:
== Тормыш юлы ==
== Тормыш юлы ==


[[1859 ел]]ның [[23 ноябрь|23 ноябрендә]] [[Ырынбур губернасы]] [[Стәрлетамак өязе|Стәрлетамак өязендәге]] (хәзерге [[Башкортостан]]ның [[Мәләвез районы]]) [[Җиргән]] авылында туа. [[1862 ел]]ның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең [[Юлык|Юлык авылына]] күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир [[1880 ел|1880]]-[[1881 ел]]ларда [[Истанбул]]да яши, [[төрек теле]]н, әдәбиятын өйрәнә.
[[1859 ел]]ның [[23 ноябрь|23 ноябрендә]] [[Ырынбур губернасы]] [[Эстәрлетамак өязе]]ндәге (хәзерге [[Башкортостан]]ның [[Мәләвез районы]]) [[Җиргән]] авылында туа. [[1862 ел]]ның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең [[Юлык|Юлык авылына]] күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир [[1880 ел|1880]]-[[1881 ел]]ларда [[Истанбул]]да яши, [[төрек теле]]н, әдәбиятын өйрәнә.


1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан [[Орск өязе]]ндәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган. Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган [[башкортлар]]ның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.
1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан [[Орск өязе]]ндәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган. Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган [[башкортлар]]ның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.

3 сен 2015, 18:32 юрамасы

Дәрдемәнд
Файл:Дәрдемәнд.jpg
Туган телдә исем Закир Рәмиев
Туган 23 ноябрь 1859(1859-11-23)
Җиргән, Эстәрлетамак өязе, Ырынбур губернасы
Үлгән 9 октябрь 1921(1921-10-09) (61 яшь)
Орск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Мәһүбә Борнаева
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


Дәрдемәнд, чын исеме Закир РәмиевХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган. Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкортларның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.

Орск Закир Рәмиев сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Оренбургта матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар («Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике басма да 1918 елда ябыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.

1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Сылтамалар

Шулай ук кара