Рамазан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамазан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Рәсем:Lanterns from below.JPG|200px|thumb|right|Рамазан аенда [[Каһирә]]дәге [[фанус]]лар.]]
[[Рәсем:Lanterns from below.JPG|200px|thumb|right|Рамазан аенда [[Каһирә]]дәге [[фанус]]лар.]]
'''Рамаза́н''' ({{lang-ar|رمضان}} ''рәмәзан'') — [[Һиҗри тәкъвим]]нең тугызынчы ае<ref>Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.</ref>. [[Исламның биш баганасы]]на караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.
'''Рамаза́н''' ({{lang-ar|رمضان}} ''рәмәзан'') — [[Һиҗри тәкъвим]]нең тугызынчы ае<ref>Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.</ref>. [[Исламның биш баганасы]]на караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, [[тәмәке]] тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.


Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне [[Аллаһ]]ының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.
Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне [[Аллаһ]]ының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

12 окт 2015, 11:08 юрамасы

Рамазан аенда Каһирәдәге фануслар.

Рамаза́н (гарәп. رمضانрәмәзан) — Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае[1]. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.

Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

Мөселманнарның вазыйфалары

  • Исламның биш баганасына кергәнгә күрә, Ураза вакытында һәр мөселман өчен болар тыела:
    • Ризык ашау.
    • Су эчү.
    • Тәмәке тарту (шулай ук бөтен инъекцияләр һ.б.)
    • Җенси якынлык.
  • Бу мөселманнарга ураза тоту мәҗбүри түгел:
    • Балигъ булмаган балалар, акылда булмаганнар, күрем вакытындагы хатын-кызлар (соңыннан каза кылынырга тиеш).
    • Авырулар, сәяхәтчеләр (соңыннан каза кылынырга тиеш).

Бурычлар

Рамазан аенда Истанбулда бәйрәм

Әгәр дә мөселман кеше үз теләге белән уразаны бозды икән, ул аны соңарак яңадан тотарга тиеш.

Ураза бәйрәме

Төп мәкалә: Ураза бәйрәме

Рамазан ае беткәннән соң Ислам дөньясы Ураза бәйрәмне бәйрәм итә. Ураза бәйрәме — Гает көннәренең берсе. Бәйрәм 624нче елда билгеләнә башлаган. Рамазан бәйрәме татарларда да зурлап бәйрәм ителә.

Үтү вакытлары

Ислам ай тәкъвимендә яңа ай тугачтан башлана. Ай тәкъвиме грегориан тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә һәр елда Рамазан ае 11 көнгә иртәрәк керә.

Һ М Беренче көн Ахыргы көн
1431 2010 11 август   9 сентябрь
1432 2011   1 август 29 август
1433 2012 20 июль 18 август
1434 2013   9 июль   7 август
1435 2014 28 июнь 27 июль
1436 2015 18 июнь 16 июль
1437 2016 6 июнь 5 июль
Рамазан ае

Дога кылу

Ураза вакытында гадәттәгечә, Корьән уку башка айлардан саваплырак булып санала. Шулай ук зур савап булып Тәрәвих намазы санала (Рамазан вакытында ул мәчетләрдә һәр төн укыла). Кайберәүләр һәр төн Корьәннең 1/30-ын укып, Рамазан ае өчендә бөтен Корьәнне укып чыгалар.

Искәрмәләр

  1. Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.
Һиҗри айлар
Мөхәррәм | Сәфәр | Рабигыль-әүвәл | Рабигыль-ахыр | Җөмадиәл-әүвәл | Җөмадиәл-ахыр | Рәҗәп | Шәгъбан | Рамазан | Шәүвәл | Зөлкагдә | Зөлхиҗҗә
Милади тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме

Калып:Link FA Калып:Link FA