Кара тишек: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара тишек latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not good
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured
Юл номеры - 15: Юл номеры - 15:


[[Төркем:Астрономик объектлар]]
[[Төркем:Астрономик объектлар]]
{{Link FA|eu}}
{{Link FA|fr}}

3 ноя 2015, 11:01 юрамасы

Зур Магеланн Болыты галактикасы каршында кара тишекнең сурәтләнгән күренеше. Кара тишекнең Шварцшильд радиусы белән күзәтүче ераклыгы чагыштырмасы 1:9 тигез
Кара тишек тирәсендә әйләнә торган кайнар плазма аккреция түгәрәгенең сурәтләнгән күренеше

Кара тишек (ингл. black hole) — гадәттән тыш зур тартымлы фәза-вакыт өлкәсе, аны хәтта яктылык тизлеге белән хәрәкәт итүче объектлар да ташлап китә алмыйлар (шулай ук яктылык квантлары да - фотоннар).

Бу өлкәнең чиге вакыйгалар офыгы дип атала, ә аның хас зурлыгы — тартым радиусы. Иң гади очракта, сферик симметрияле кара тишектә ул Шварцшильд радиусына тигез:

,

биредә cяктылык тизлеге, M — җисемнең массасы, Gтартым даими зурлыгы.

Мондый фәза-вакыт өлкәләре барлыгының теоретик ихтималлыгы Эйнштейн тигезләмәләренең төгәл чишелешләреннән килеп чыга. Аларның беренчесен 1915 елда Карл Шварцшильд чыгара. Атаманың авторы төгәл билгеле түгел[1], әмма аны Джон Арчибальд Уилер тарата һәм беренче мәртәбә халык алдында 1967 елның 29 декабрендә «Безнең Галәм: мәгълүм һәм мәгълүм булмаган нәрсәләр (Our Universe: the Known and Unknown)» лекциясендә куллана[2]. Элегрәк мондый астрофизик объектларны «коллапсланган йолдызлар» яки «коллапсарлар» (ингл. collapsed stars сүзеннән), һәм ушандак «каткан йолдызлар» (ингл. frozen stars)[3] дип атаганнар.

Кара тишекләр чынбарлыкта булуы мәсьәләсе, аларның барлыгы килеп чыгуы тартым теориясе дөреслегенә тыгыз багланышлы. Заманча физикада стандарт тартым теориясе — кара тишекләрне барлыкка килүе ихтималлыгы алдан ышанычлы күрсәтүче гомуми чагыштырмалылык теориясе булып тора, әмма аларның булуы башка теорияләр кысаларында да мөмкин.

Искәрмәләр

  1. Michael Quinion. Black Hole. World Wide Words. 2009-11-26 тикшерелгән.
  2. Лекциянең тексты «Phi Beta Kappa» студент җәмгыяте The American Scholar (Vol. 37, No. 2, Spring 1968) журналында һәм «Sigma Xi» җәмгыяте American Scientist (1968, Vol. 56, No. 1, p. 1–20) журналында басыла. Бу хезмәттәге битне әлеге китапта күчереп бастыралар: V.P. Frolov and I.D. Novikov, Black Hole Physics: Basic Concepts and New Developments (Kluwer, Dordrecht, 1998), p. 5.
  3. Чёрные дыры во вселенной