Аквиналы Фома: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аквиналы Фома latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: философия → фәлсәфә (3) using AWB
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured
Юл номеры - 45: Юл номеры - 45:
[[Төркем:Латин фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:Латин фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:Алхимиклар]]
[[Төркем:Алхимиклар]]

{{Link FA|it}}
{{Link FA|ro}}

3 ноя 2015, 11:03 юрамасы

Thomas Aquinas
Туган телдә исем Фома Аквиналы
Туган 1225(1225)
Аквино
Үлгән 7 март 1274(1274-03-07)
Рим янында
Күмү урыны Church of the Jacobins[d]
Яшәгән урын Aquino[d]
Әлма-матер Парижский университет[d] һәм Неаполь университеты
Һөнәре илаһиятче, профессор, католик рухание, фәлсәфәче, язучы, католический теолог
Эш бирүче Париж үнивирситите[d]
Ата-ана

 Thomas Aquinas Викиҗыентыкта

Фома Аквинский (лат. Thomas Aquinas, итал. Tommaso d'Aquino) — Урта гасырларның атаклы фәлсәфәчесе, ортодоксаль схоластиканы системага салучы, фәлсәфәнең томизм юнәлешенә нигез салучы.

Ул Аквинода (Неаполь корольлегендә) югары катлам вәкиле гаиләсендә туа, үзенең мәктәпләрен туган шәһәрендә, аннан соң Неапольда, соңрак Париж һәм Кельн университетларында уза. Олыгая төшкәч Париж, Рим, Неаполь университетларында укыта. Аквинскийның иҗади мирасы чиксез киң һәм бай. Ләкин «Дини тәгълимат суммасы» һәм «Мәҗүсиләргә каршы сумма» дигән монументаль әсәрләре биләп торалар. Аквинский — «Тәүратка», Аристотельның «Сәбәпләр турында» дигән хезмәтенә, шулай ук кайбер башка авторларның әсәрләренә шәрехләр язып калдыруы белән дә танылган галим.

Аквинский үзенең хезмәтләрендә дини тәгълимат һәм фәлсәфә белән генә чикләнми, ул әхлак, хокук, икътисад, дәүләт төзелеше кебек фәнни мәсьәләләрне дә яктырта. Аквинскийның фәлсәфи тәгълиматының үзәген тәшкил иткән фикер ул — Ходайның хакыйкатьне ачкан сүзе. Галимнең бу фикерен фәлсәфә белән дини тәгълиматны чагыштырган чагында да тоеп була. Әгәр дә фәлсәфә фәне өйрәнә торган предмет акыл белән табыла торган хакыйкать булса, дини тәгълиматның предметы — Аллаһ тарафыннан ачыла торган хакыйкать.

Аквинский үзенең фәлсәфи тәгълиматын Аристотель йогынтысы астында төзи. Ул Аристотельдә һәрнәрсәнең материясен һәм формасын таный, һәрнәрсәнең җисемен бары тик материя белән форманың берлеге генә тәшкил итә ала дип саный. Аквинскийның фикеренчә, материя ул предметларның һәм күренешләрнең фәкать мөмкинлеге генә, аның предметка әверелүе әнә шушы формадан тора. Шуның өстенә форма ул максади сәбәп тә. Шунсыз материя — юк.

Аквинский ышану догмаларын ике төргә бүлә. Беренче төр — акыл (фикерләү) белән аңларлык догмалар. Мәсәлән: «Алла — бар», «Алла — бер генә», «Кешенең җаны үлемсез». Икенче төр — акыл (фикерләү) белән аңларлык булмаган догмалар. Алар, мәсәлән, түбәндәгеләр: «дөньяның яратылуы», «аллалыкның өч алладан торуы», «кешенең тәүге гөнаһы» һ. б.). Аквинский карашынча, беренчеләре һәм дини тәгълимат (теология), һәм фәлсәфә предметы булып карала алалар. Икенчеләре исә, кеше акылыннан өстенрәк булганга кү-рә, фәкать дини ышану, дини тәгълимат предметы гына була алалар.

Танып белү теориясенә килгәндә, Аквинский үз заманында номиналистлар һәм реалистлар арасында барган бәхәстә реалистлар позициясен сайлый. Аквинский кешенең танып белү процессында ике төрле сәләтнең файдаланылуы турында яза. Алар: тою һәм акыл (интеллект). Танып белү тоюдан башлана, интеллект танып белүне абстрактлаштырып, әйберләрнең асылына ирешүне тәэмин итә.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача фәлсәфә тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.