Альцгеймер авыруы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альцгеймер авыруы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured
Юл номеры - 44: Юл номеры - 44:
[[Төркем:Неврологик авырулар]]
[[Төркем:Неврологик авырулар]]
[[Төркем:Психик тайпылышлар]]
[[Төркем:Психик тайпылышлар]]
{{Link FA|ro}}

3 ноя 2015, 11:04 юрамасы

Альцге́ймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) — деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авыру аркасында кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый. Беренче тапкыр 1906 елда алман психиатры Алоис Альцгеймер тарафыннан тасвирланды. Кагыйдә буларак, 65 яшен узган кешеләр авырый башлый[1], ләкин Альцгеймерның иртә авыруы да бар, ул бик сирәк очрый торган. Хәзерге вакытта баш миендәге үзгәрешләрне магниторезонанслы томография күрсәтә.

Бу чирдән интегүчеләрнең баш мие начар шартларда сакланганлыктан карала башлаган әстерхан чикләвеге төшен хәтерләтә.

Олы кешенең нормадагы баш мие (сул якта) һәм Альцгеймер авыруы китереп чыгарган патология нәтиҗәсендә (уң якта)

Әлеге чир кешедә акрынлап кына, сиздермичә башланып китә. Һәм ул нигездә йогышлы чирләр, авыр операцияләр, йөрәк-кан системасында тайпылышлар яки психик җәрәхәтләр кичергән кешеләрне “үз итә”. Олыгайгач, кешегә яңадан бала акылы керә башлый диләр. Өлкәннәрнең күбесе, балалар кебек, беркатлы, бик тиз ышанучан да булалар. Шуннан файдаланып, аларны аферистлар да алдап, соңгы тиеннәренә кадәр җыеп чыгып китәләр.

Авыруның килеп чыгу сәбәпләре

Нәселдәнлектән тыш (15%), ул баш миенең берничә мәртәбә травма алуына, шулай ук даими депрессияләр, психикага бәрүче озакка сузылган ситуацияләр (мәсәлән, эштә яки гаиләдә дошманлашу), калкансыман биз авыруы белән бәйле. Ләкин шулай да иң күп очракта Альцгеймер авыруы халыкның бик түбән белемле, түбән квалификацияле социаль катлавында күбрәк очрый.

Дәвалау һәм профилактика

Табиблар фикеренчә, иң ышанычлы чаралар кроссвордлар, башваткычлар чишү, чит телләр өйрәнү, җитди әдәбият уку һәм хәл кадәре физик күнегүләр ясау, хәрәкәтләнү, иң беренче чиратта – җәяү йөрү.

Кайбер тикшеренүчеләрнең фикере буенча, югары интеллектуаль активлык (бигрәк тә яшь чакта ук), нейроннар арасында өстәмә бәйләнеш барлыкка китереп, алга таба Альцгеймер авыруына киртә куя. Ашауның сыйфаты да билгеле дәрәҗәдә роль уйный. Рационда А, Е, С витаминнарына бай продуктлар күп булырга тиеш. Француз галимнәре фикеренчә, әлеге чирдән саклануда көн саен бер бокал коры кызыл шәраб эчүнең роле зур. Соңгы вакытларда гинкгобилоба агачы препаратларына зур өметләр баглана. Авыруның көчәюен тоткарлау сәләтенә ия чараларны гына түгел, ә бәлки аннан тулысынча котылырга ярдәм итә алучы чараларны эшләү буенча фәнни эзләнүләрнең тукталып торганы юк. Әмма ләкин лабораторияләрнең шәп дару уйлап табуына өметләнеп яшәгәнче, әлеге куркыныч чиргә каршы тору чарасын үзеңә дә күрә башларга кирәк. Иң беренче чиратта, акылны эшләтергә иренмәү. Эшләмичә ятучы баш мие – эшләмичә торучы мускулга тиң. Мускуллар эшләмәсә, алар шәлперәя, шиңә, атрофияләнә, ягъни эшкә яраксызга әйләнә. “Кечкенә соры күзәнәкләр” гимнастикасы, нейроннарның бер-берсе белән бәйләнешен активлаштыру өстенә, хәтта яңа күзәнәкләр тууга да булыша. Әлеге гимнастика баш миен көн саен эшләтеп торудан гыйбарәт. Бу – уку (чүп-чар әдәбият түгел), тарихны (җитди китаплар буенча), чит телләрне өйрәнү, даими рәвештә күргәзмәләргә, музей, театр, концертларга, культура белән бәйле экскурсияләргә йөрү, компьютерны өйрәнү, шахмат уйнау һәм хәтта кроссвордлар чишү.[2]

Эпидемиология

Годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности при болезни Альцгеймера и других деменциях на 100,000 населения в 2004 году.
     саннар юк      ≤ 50      50–70      70–90      90–110      110–130      130–150      150–170      170–190      190–210      210–230      230–250      ≥ 250

Дөнья күләмендә авырулар саны 2006 елда 26,6 млн исәпләнсә, 2050 елга кадәр бу санның дүрт тапкыр артуы мөмкин.

Искәрмәләр

  1. Brookmeyer R, Gray S, Kawas C (September 1998). «Projections of Alzheimer's disease in the United States and the public health impact of delaying disease onset». Am J Public Health 88 (9): 1337–42. PMID 9736873.
  2. Акылыгыз камилме? (Халык медицинасы тәкъдим итә;Белеп тору ярый) / Анна БАРИНОВА / – № 11 (11256), 29 гыйнвар, 2009

Чыганаклар