Глюон: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глюон latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 87: Юл номеры - 87:


==Үзлекләр==
==Үзлекләр==
[[Файл:Neutron QCD Animation.gif|300px|мини|уңда| [[Нейтрон]] төзелеше: [[кварк]]лар төсле глюон-антиглюон белән алыштыра һәм үз төсен үзгәртә, шуның өчен нейтрон атом-төштә таркалмый.]]

Глюон - квант хромодинамикасында векторлы (ягъни бергә тигез [[спин]]лы һәм тискәре эчке [[Җөплелек (физика)|җөплелек]]ле) кырның кванты. Аның [[масса]]сы юк.
Глюон - квант хромодинамикасында векторлы (ягъни бергә тигез [[спин]]лы һәм тискәре эчке [[Җөплелек (физика)|җөплелек]]ле) кырның кванты. Аның [[масса]]сы юк.



12 дек 2015, 20:44 юрамасы

Глюон
Төзелеш

Элементар кисәкчә

Гаилә

бозон

Төркем

Калибрлау бозоны

Тәэсир итешүләрдә катнаша

көчле тәэсир итешү

Антикисәкчек

үз-үзенә (нейтраль өчен)

Табылган

1979

Масса

0

Квант саннары
Электр коргысы

0

Төсле коргы

Спин

1 ħ

Эчке җөплелек

-

Спин халәтләре саны

2

Изотопик спин

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Глюоннар (инглизчә gluon, glueҗилем) — көчле тәэсир итешүнең таратучы элементар кисәкчекләре.

Квант хромодинамикасы (КХД) буенча глюоннар - кварклар арасындагы көчле төсле тәэсир итешү өчен җаваплы калибрлау бозоннары.

Квант электродинамикасындагы (КЭД) электрик нейтраль һәм үзара тәэсир итешми торган фотоннардан аермалы буларак глюоннар төсле коргыларга ия, көчле тәэсир итешүне тарата һәм тәэсир итешүдә үзләр катнаша. Шунлыктан КХД КЭДннан аңлау өчен шактый катлаулырак булып чыга.

Үзлекләр

Нейтрон төзелеше: кварклар төсле глюон-антиглюон белән алыштыра һәм үз төсен үзгәртә, шуның өчен нейтрон атом-төштә таркалмый.

Глюон - квант хромодинамикасында векторлы (ягъни бергә тигез спинлы һәм тискәре эчке җөплелекле) кырның кванты. Аның массасы юк.

Кырның квант теориясендә бозылмаган калибрлау инвариантлыгы калибрлау бозонының массасыз булуын таләп итә. Бөтен 1-спины һәм массасызлыгы глюонны фотон белән якынайта. (Стандарт модель буенча Һиггс кыры белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә калибрлау бозоннары - фотон, глюоннар массасыз, ә W-, W+ һәм Z-бозоннары массалы булып чыга, шуның өчен Һиггс бозоны җаваплы, ул 2013 елда Зур адрон коллайдерында табылган дип белдерелә).

Массив векторлы кисәкчеләр полярлашуның өч халәтенә ия. Массасыз векторлы калибрлау бозоннары - глюон һәм фотон кебек полярлашуның ике халәтенә генә ия, чөнки калибрлау инвариантлыгы аркылы полярлашуны таләп итә.

Глюонның изоспины нульга тигез. Төссез глюоннар үз-үзенә антикисәкчәләр булып тора.

Тасвир

Электромагнит тәэсир итешүне бердәнбер калибрлау кисәкчәләр төре - фотон тарата, зәгыйфь тәэсир итешүне өч W-, W+ һәм Z-бозон тарата, ләкин көчле тәэсир итешүне 8 бәйсез төр глюон тарата.

Кварк төсле глюонны чәчеп, үз төсен үзгәртә, икенче кварк бу глюонны йотып, тагы үз төсен үзгәртә, шулай итеп көчле тәэсир итешү хасил була, нәтиҗәдә, мәсәлән, протоннар электромагнит этешенә карамастан, бер атом-төштә таркалмыйча торып кала бирә.

Квант хромодинамикасы - SU(3)-симметрияле калибрлау теориясе.

Төсле глюоннар:

Төссез глюоннар:

Өченче төссез халәт булмый:

Конфайнмент

Конфайнмент (татарча Җибәрмәү) - кварклар ирекле халәттә күзәтелмәве. Конфайнментны математик исбатлау - "меңьеллыкның җиде мәсьәләсе" исемлегенә керә, әлегә тик берсе исбатланган ( 2002 елда Григорий Перельман Пуанкаре гөманын исбатлаган ).

Конфайнмент төсле глюоннар ярдәмендә аңлатыла: төсле глюоннар хәрәкәт иткәндә вакуумнан яңа глюоннарны булдыра һәм көчле тәэсир итешүне арттыра, шуңа күрә ерактарак кварклар көчлерәк үзара тартыша һәм "иреккә" чыга алмый.

Әдәбият

  • Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987. — С. 226, 227. — 616 с.
  • Jean Letessier, Johann Rafelski, T. Ericson, P. Y. Landshoff. Hadrons and Quark-Gluon Plasma. — Cambridge University Press, 2002. — 415 p. — ISBN 9780511037276.