Кулланучы:Frhdkazan/WILR: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Frhdkazan/WILR latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
→‎Ярдәмләшеп булдырабыз: Википедиянең бар тел бүлекләренең киләчәге зур дәрәҗәдә аларның белем бирү оешмалары булган [[:Төркем:Мәктәпл
Юл номеры - 71: Юл номеры - 71:


== Ярдәмләшеп булдырабыз ==
== Ярдәмләшеп булдырабыз ==
Беренчедән, ВМФ белдерелгән амбицияләрен кире какмаганына Викимәгълүмат проекты чикләрендә җитештерелгән Articles Placeholders (әлегә тексты язылмаган мәкаләләр өчен дәлилләнгән статистик мәгълүматы җыентыклары) мөмкинлеге ишарәли. Белгәнемчә, Саха Википедияләре җәмгыятьләре бу функционалның үз бүлекләрендә тест килеш кабызылуын инде сорады.
Беренчедән, ВМФ белдерелгән амбицияләрен кире какмаганына Викимәгълүмат проекты чикләрендә җитештерелгән Articles Placeholders (әлегә тексты язылмаган мәкаләләр өчен дәлилләнгән статистик мәгълүматы җыентыклары) мөмкинлеге ишарәли. Белгәнемчә, [[Саха Википедиясе]] җәмгыяте бу функционалның үз бүлекләрендә тест килеш кабызылуын инде сорады.

Википедиянең бар тел бүлекләренең киләчәге зур дәрәҗәдә аларның [[белем бирү]] оешмалары булган [[:Төркем:Мәктәпләр|мәктәп]]-[[мәдрәсә]], [[:Төркем:Урта-һөнәри мәгариф|урта-һөнәри белем бирү]] һәм [[югары уку йортлары]] үз эшчәнлеге чикләрендә оештырган [[Википедия:Белем бирү оешмалары проектлары|проектлары]] өчен уңайлы платформага әйләнүенә һәм катнашу активлыгына бәйле.

Укытучыларга үз эшчәнлегендә Википедия мохитен куллануларын кызыклы һәм уңайды булуы өчен Викимедиа хәрәкәте әгъзалары җитештергән механизм [[Рус Википедиясе]]нә инде йөкләнде, әммә интерфейсы әлегә күбесенчә инглиз телендә кала бирә.

3 мар 2016, 08:13 юрамасы

Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты турындагы чыгышым. тезислары.
Янғантау семинары, март-апрель 2016.

Викимедиа хәрәкәтенә кушылып, үз телләрендә аның төрле проектларының бүлекләрен ачкан һәм үстергән төрле халыклар вәкилләре Викимедиа Фонды миссиясе һәм идеалларын яклавын белдерде.

Һәрбер кешенең бөтен кешелекнең туплам белеменә ирешә алу мөмкинлеге булган дөньяны төзү максатның бер өлеше буларак кешелекнең бар белемен тасвирлый алучы энциклопедияне төзү булып тора. Бер телдә бар белемне тасвирлый алучы энциклопедиядә кимендә 100 миллион мәкалә булырга тиешлелеге фаразланса, бүгенге көндә бар телләрдәге бүлекләрендә тулаем мәкаләләр саны 40 миллионга да җитмәгән.

Бар Россия телләре һәм үз дәүләте булмаган бар дөнья телләрендәге Википедияләрнең дә бу дәрәҗәгә ирешүләренә таба эшләргә җыенабызмы, юкса мөмкин булмаган бер эш дип ваз кичеп, кире кайта алмаган тормышыбызны вакытыбызны башка шөгыйльләргә юнәлтәбезме?

Мохит шартларына ияләшмәгән җан иясе үлә. Глобальләшкән дөньядагы мәгълүмати тормыш шартларына ияләшмәгән халык юкка чыга. Җирдәге йөзендәге яшәүче халыкның тормыш сыйфаты үскәндә мәдәни күптерлелек тә саклана алуы өчен, аерым милләтләрнең халыкара дәрәҗәдә уңышлы булырга (бөтен дөньяга зур файда китерүче яңа көчле фикерләр тудыру, кәшефләр ясау яки гамәлләр кылу) дәрәҗәдәге үз теле һәм мәдәнияте булуы зарур. Челтәрле чорда халкы үз Википедиясен булдырмаган телне саклап булмый.

Бу мәсьәләдә Викимедиа Фонды, Викимедиа Россия, катнашучылар төркемнәре һәм аерым катнашучыларның бер-берсенә ничек ярдәм итә алуы тасвирланачак, проектның чын мәгънәсе һәм мөмкин үсеше турында сүз барачак.

Кешелек өчен Википедияләр язуның әһәмияте

  • Кешеләр үз тормыш дәвамында кичергән тәҗрибәләр һәм алар нәтиҗәсендә тупланган гыйбрәткә таянып яши, элекке буыннарның бу байлыгын өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга торыша. Бу процесс өчен төрле хәтер, тел (кодлау протоколы) һәм фикерләү ресурслары (процессор) кулланыла.
  • Язуы булмаган җәмгыять кешеләре бу байлыкны үз операцион хәтере булган башларындагы дастаннары, дини йола, гадәт һәм ритуалларында аркылы гына тапшыра ала. Бу ысулның мәдәниятне үстерү һәм белемне тарату мөмкинлекләре чикле.
  • Язу барлыкка килгәч, тупланган белем-мәгълүматны саклау һәм тарату җиңеләя, мәдәният үсеше активлаша. Матбагачылыкның барлыкка килүеннән соң фәнни, соңрак сәнәгый инкыйлаблары урын ала. Бу бу чорда туплана башлаган бар белемне тәртипкә салу өчен энциклопедияләр барлыкка килә.
  • Сәнәгатьләштерү чорын узган илләрдә мәгълүмат җитештерү аеруча көчле үсеш ала, мәгълүмат тармагы ил икътисадының төп өлешенә әйләнә. Мәгълүмат технологияләре үсеше ярдәмендә дөнья глобальләшкән авылга әйләнә. Белем икътисады чорында яшәүче кешеләр акыл хезмәте ияләре буларак көн күрә, алар кулланган телнең төп функциясе - төрле өлкәләрдәге фәнни, технологик мәгълүматны тасвирлау. Кирәкле белешмәлекләргә бөтендөнья пәрәвезе аркылы тиз ирешә алуы, комплекс төшенчәләрнең җиңел аңлашылырлык дәрәҗәдә аңлатылуы көтелә.


Яңа Вики-җәмгыятьләре үзләре өчен кызыклы булган мәсьәләләр тирәсендә кайнап үсә, ныгыгач (гадәттә актив кулланучылар төркеме барлыкка килгәч) чын максат булган – үз халкы өчен универсаль энциклопедия һәм белешмәлек системасын үстерүгә тотына.

Википедия үсеше мәсьәләләре

Проектның үсеш стадияләре

  • Клуб - проектның ягымлы булуы зарур (укырга, язырга, хәттә бәхәсләрдә дә катнашырга кызык).
  • Этно-региональ проект – тематик эчтәлеккә багышланган социаль челтәрләр кампаниясе һәм ММЧдагы хәбәрләр
  • Универсаль энциклопедия – берәр тел мохитендә киң-күләм танылган, абруйлы дип саналган белем чыганагына әйләнү, семинарлар һәм башка махсус чаралар уздыру, үстерүчеләргә призлар бирү.

Яңа катнашучылар өчен проектның кызыклылыгын үстерү

Күптелле Википедия

Берәр халыкның үзенчәлекле тарихи тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килгән кыйммәтләр/карашлар системасы булган телен программалау теле белән тиңләштерсәк, бу халыкның мәдәнияте – бу кодта язылган Операцион система һәм программа белән тәэмин ителеше була. Бу халык үз телендә язган энциклопедиясе – аның каты дискы. Һәр санакның төп элементы булган үзәк эшкәрткеч җайланмаcы операцион хәтирәсендәге процессларын тәэмин итү белән мәшьгүл. Каты хәтер инфраструктурасы чикләнгән булганда, мәгълүматны саклау өчен операцион хәтере ресурсларын кулланылырга туры килә, нәтиҗәдә санакның эшләү тизлеге һәм җитештерүчәнлеге кими.

Берәр тел һәм мәдәният очрагында, төрле буыннар белемен саклаучы каты хәтере булган үз универсаль энциклопедиясе булмаган җәмгыятьнең үсеше башкаларга караганда әкренрәк баруына китерә. Телнең һәм мәдәниятнең чәчәк атуы өчен аларның замандаш операцион процессларында кулланылырлык дәрәҗәсендә йомшак инфраструктурасы булуы кирәк.

Википедиянең тел бүлекләре саны һәм аерым җәмгыятьнең һәм аларның проектларының көче һәм күләме үсүе белән проект тотрыклырак була.

Күптеллелексез нигә булмый

Берәр телдә энциклопедия булмавы һәм булганын аның халкы үстермәве кешелек өчен бу халыкның элекке буыннары туплаган мәдәни тәҗрибәсеннән мәхрүм калуга китерә ала. Бу хәл исә кешелекнең туплам интеллектуаль кәшефчелек сәләтенең, соңыннан иҗтимагый тотрыклылыкның кимүенә китерә ала.

Аерым халык өчен дә, бөтен дөнья халкы өчен дә бар телләрнең энциклопедияләре бар белемне тасвирлый алу өчен, бар төшенчәләрне һәм аларның төрле якларын документлаштыра алуыбыз кирәк – бу очракта телләр тупланган тәҗрибә һәм бәйле приоритетлар нигезендә барлыкка килгән махсус карашларны бигеләүче призма буларак әһәмиятле.

Бу тупланган белемне бар кешеләр файдалана алырлык дәрәҗәдә саклау эшендә телләр бу тәҗрибәне саклаучы, ташучы һәм тапшыручы мохит буларак әһәмиятле.

Ягъни, кешелек тарафыннан тупланылган бар белем һәм тәҗрибәгә ирешү мөмкинлеген тотрыклы саклый алу телләрнең дәвамлы яши алулары өчен кирәкле шартларның булдырылуын таләп итә.

Үз суверен дәүләте булмаган халык телләрендәге бүлекләр

Халыкара һәм региональ уртак аралашу телләренең билгеләнүе белән, бар башкаларның практик әһәмияте әзәя, алар һәм бәйле мәдәни үзенчәлекләре милли-мәдәни кемлек элементларына әйләнә. Үз суверен дәүләтләре булмаган телләр музей экспонатларына әйләнмәве өчен, бу тел җәмгыятнең туктамыйча үсә баручы милли мәгърифәтчелек хәрәкәтенә ия булуы зарур.

Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин":

  • тельнең нормальләштерү буенча эш итүче институтлар,
  • универсаль энциклопедияләр,
  • чикләнгән яки юк дәрәҗәсендәге кануни яки норматив документлар базалары,
  • илкүләм һәм халыкара стандартлар,
  • фәнни яки сәнәгый/икътисади тармаклары публикацияләре,
  • дәреслекләр һәм матур әдәбият,
  • тәкъвимнәр һ.б.).

Бу категориядәге телләрнең сакланылуы һәм үсеше мәдәни күптөрлелек, мәдәни белем һәм мәдәни капитал төшенчәләренең әһәмиятле иҗтимагый кыйммәт булуларының киңрәк танылуларына бәйле.

Чишелешләр:

  • Википедия вики технологиясенә нигезләнүе аркасында бар төр белемне тасвирлау буенча уртак эшченлек проектлары өчен иң уңайлы хезмәттәшлек мохите, телләрнең заманча шартларда уңайлы кулланылышы өчен җитмәгән инфраструктурасы өчен виртуаль кабырга була ала.
  • Бу инфраструктураны үстерү квалификацияле кеше ресурсларының (кеше-сәгать) таләп итә – сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр техник аспектларының мөмкин кадәр күбрәк стандартизацияләнү, үзәкләштерелү һәм автоматлаштырылу инициативаларыннан зур отышка ия була ала.
  • Эчтәлеген үстерү һәм төркемләү кебек кеше игътибары кирәк булган биремнәрнең уңышлы чишелеше өчен, кече Википедияләргә көчле эчке җәмгыятьләрен үстерә алулары шарт: бу телдә укый-яза белүче бар кешеләр өчен кызыклы мохиткә әйләнүләре кирәк.

Ярдәмләшеп булдырабыз

Беренчедән, ВМФ белдерелгән амбицияләрен кире какмаганына Викимәгълүмат проекты чикләрендә җитештерелгән Articles Placeholders (әлегә тексты язылмаган мәкаләләр өчен дәлилләнгән статистик мәгълүматы җыентыклары) мөмкинлеге ишарәли. Белгәнемчә, Саха Википедиясе җәмгыяте бу функционалның үз бүлекләрендә тест килеш кабызылуын инде сорады.

Википедиянең бар тел бүлекләренең киләчәге зур дәрәҗәдә аларның белем бирү оешмалары булган мәктәп-мәдрәсә, урта-һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары үз эшчәнлеге чикләрендә оештырган проектлары өчен уңайлы платформага әйләнүенә һәм катнашу активлыгына бәйле.

Укытучыларга үз эшчәнлегендә Википедия мохитен куллануларын кызыклы һәм уңайды булуы өчен Викимедиа хәрәкәте әгъзалары җитештергән механизм Рус Википедиясенә инде йөкләнде, әммә интерфейсы әлегә күбесенчә инглиз телендә кала бирә.