Татарлар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Alina-satr (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 128: Юл номеры - 128:
* [http://halik-ishati.ucoz.ru/ Татар халык иҗаты]
* [http://halik-ishati.ucoz.ru/ Татар халык иҗаты]
* [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%9A%D0%B0%D1%82%D0%B5%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%B8%D1%8F:%D0%9E%D1%80%D0%B3%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B7%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%B8 «Милләттәшләр» сайтында татар оешмалары]
* [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%9A%D0%B0%D1%82%D0%B5%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%B8%D1%8F:%D0%9E%D1%80%D0%B3%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B7%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%B8 «Милләттәшләр» сайтында татар оешмалары]
* [http://maratkabirov.com/tatar/tatar.html Татарлар - кем, кайда, күпме?]


== Әдәбият ==
== Әдәбият ==

21 апр 2016, 08:54 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Татарлар
гомуми сан

6 421 500[1]

яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе:
 5 310 649 (2010 җанисәбе)[2]

Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан: 324 080 (2002) [4] - 665,000 (2002) [5]
Казакъстан Казакъстан: 204 229 (җанисәп 2009)[6]

Украина байрагы Украина: 73 304 (җанисәп 2001)[3]

Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан: 62 000[8]
Кыргызстан байрагы Кыргызстан: 31 491 (җанисәп 2009)[9]

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан: 25 900 (җанисәп 2009)[12]

Төркия байрагы Төркия: 25 000[8]
Исраил байрагы Исраил:15 000
АКШ байрагы АКШ: 11 000[8]
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте: 7400[8]
Белорусия байрагы Белорусия: 7316 (җанисәп 2009)[13]
Таҗикстан байрагы Таҗикстан: 6 495 (җанисәп 2010)[14]
Грузия байрагы Гөрҗистан: 3300[8]
Литва байрагы Литва: 3235 (җанисәп 2001)[15]
Молдавия байрагы Молдавия: 2800[8]
Латвия байрагы Латвия: 2739 (2010)[16]
Эстония байрагы Эстония: 2445 (2010)[17]
Әфганстан байрагы Әфганстан: 500  (2005) [5]

Польша байрагы Польша:  495 (җанисәп 2002)[18]
Теле

Татар теле

Дине

Күпчелек дини татарлар – мөселман-сөнниләр, керәшеннәрдә праваслау дине таралган

Кардәш халыклары:

башкортлар, кырым татарлары, ногайлар

 Татарлар Викиҗыентыкта

Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Авразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.[5]

Татарларның күпчелеге - Россия байрагы Россия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5310649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан[19], Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

Этноним

Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр:

  • Безнең эрага кадәр 4-3 нче йөзләрдә Бөек Кытай дивары татарлардан (һ.б. дала халыкларыннан) саклану өчен төзелгән. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.)
  • Кытай чыганаклары VIII—IX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме [20] дип күрсәтә.
  • XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә.[21]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә - кытайлар Дәшт-и-кыпчак далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә "татарлар" дип йөртә башлыйлар.
  • Татарлар этнонимының Ауразиядә пәйда булуы XIII гасыр башында һәм уртасында Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы Алтын Урда халыкларының уртак атамасы.

Тарих

Төп мәкалә: Татарлар тарихы

Дәүләтчелек

Язу

Төп мәкалә: Татар әлифбасы

Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.

Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йөз ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.

1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[22].

Татарлар саны

Ареал расселения татар в России. По данным Всероссийской переписи населения 2010 года

Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.

Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше, Казакъстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар.

Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).

Мәдәният

Милли киемнәр

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

ДНК генеалогиясе

Y-ДНК тикшеренүләре буенча татарлар төп һаплотөркемнәре:

  • Һинд-фарсы-арийдәге R1a (z93 һәм z280 һ.б.) = 34.1%
  • Фин-угырдагы N3 = 18.3%
  • Балтыйк N2 = 4,8%
  • Кельтик R1b = 8.7%
  • Скандинав һәм балкан I = 4%
  • Монголдагы С3 = 1,6%
  • Себердәге Q = 0.8%[23]. (Тикшеренүләр саны N = 126).

Идел буе төбәгендә үткәргән тикшеренүләр буенча татарлар арасында шулай ук: балкандагы J2b2 (~10%), скандинав I1 (~8%), балкандагы I2 (~6%), I2a (~4%), хәттә сирәк очрый торган L, борынгы төрки Q1b, T1, R2a һаплотөркемнәре табылды (N=160, 2014). Ләкин тикшеренүләр саны әлегә аз.

Тулырак анализ буенча татар һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган [24] [25](Фин-угыр N һаплотөркемен исәпкә алмаган очракта).

Искәрмәләр

  1. http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  3. 3,0 3,1 3,2 Всеукраїнський перепис населення 2001 (русская версия)
  4. Этнический атлас Узбекистана. Ташкент — 2002 г.
  5. 5,0 5,1 5,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок autogenerated20130114-1 не указан текст
  6. Итоги переписи населения Казахстана 2009 г.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Joshua Project - Tatar Ethnic People in all Countries
  9. Численность постоянного населения Кыргызской Республики по национальностям
  10. Перепись населения Киргизии 2009. Бишкек
  11. Перепись населения Киргизии 2009. Чуйская область
  12. 12,0 12,1 Ethnic composition of Azerbaijan 2009
  13. Белстат. Предварительные итоги переписи 2009
  14. Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан
  15. Национальный состав населения Литвы. Перепись 2001
  16. Распределение населения ЛР по национальному составу и государственной принадлежности на 01.07.2010. (лтш.)
  17. Национальный состав населения Эстонии. 2010
  18. Национальный состав населения Польши. Перепись 2002
  19. Бөтенрусия җанисәбе нәтиҗәләре
  20. Васильев А. А. Указ. соч. Глава IV. МОНГОЛЫ И МОНГОЛЬСКОЕ ЗАВОЕВАНИЕ. МОНГОЛИЯ В ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XII в.
  21. Гумилёв Л. Н. Сс. 98-99.
  22. Исхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт
  23. http://haplogroup.narod.ru/tatar.html
  24. http://www.hotel-ludwig.net/content/struktura-gaplogrupp-tatar-i-persov-zapadnyh-irancev
  25. http://www.youtube.com/watch?v=Pw2CapOd1I8

Сылтамалар

Әдәбият

Моны да карагыз