Муса Җәлил: юрамалар арасында аерма
к clean up using AWB |
Alina-satr (бәхәс | кертем) |
||
Юл номеры - 137: | Юл номеры - 137: | ||
* [http://shigriyat.ru/autors/autor.aspx?name=djalil Муса Җәлил әсәрләре] |
* [http://shigriyat.ru/autors/autor.aspx?name=djalil Муса Җәлил әсәрләре] |
||
* [http://www.klf.ksu.ru/jalil/indext.htm Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» теле: интернет-сүзлек] |
* [http://www.klf.ksu.ru/jalil/indext.htm Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» теле: интернет-сүзлек] |
||
* [http://maratkabirov.com/tostlar/musa-jalil.html Муса Җәлил. Шигырьләр] |
|||
== Шулай ук карагыз == |
== Шулай ук карагыз == |
21 апр 2016, 09:29 юрамасы
Муса Җәлил | |
---|---|
Файл:Муса Җәлил.jpg | |
Туган телдә исем | Муса Мостафа улы Җәлил |
Туган | 2 февраль 1906 Ырынбур өлкәсе |
Үлгән | 25 август 1944 (38 яшь) Берлин, Алмания |
Үлем сәбәбе | башсызландыру[d] |
Яшәгән урын | Горький урамы, 17, Казан[1] Ыр Николай Ершов урамы, 2/1[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Этнологический факультет МГУ[d] һәм Московское военно-политическое училище имени В. И. Ленина[d] |
Һөнәре | шагыйрь |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | [[Советлар Берлеге каһарманы]] |
Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы.
Биография
- Төп мәкалә: Муса Җәлил биографиясе
Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.
Бөек Ватан сугышы еллары
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».
Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.
Иҗат
Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Сездә минем бөтен тойгыларым, Мин кабыздым җырда ялкын итеп Алдый алмас мине түбән ләззәт, Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә 1943, 26 ноябрь, Моабит төрмәсе |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Сылтамалар
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Шулай ук карагыз
- 2 февраль көнне туганнар
- 1906 елда туганнар
- 25 август көнне вафатлар
- 1944 елда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Җәлилчеләр
- Татар шагыйрьләре
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- ССРБ шагыйрьләре
- XX гасыр шагыйрьләре
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Ырынбур өлкәсе Советлар Берлеге Каһарманнары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар