Джон Бёрд: юрамалар арасында аерма
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем) к Хәреф хатасы |
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем) к Картада хаталар бар иде |
||
Юл номеры - 6: | Юл номеры - 6: | ||
| рәсем язуы = |
| рәсем язуы = |
||
| тулы исем = |
| тулы исем = |
||
| һөнәр = [[Социаль эшмәкәрлек]] [[эшмәкәр]] һәм [[менеджер]] |
| һөнәр = [[Социаль эшмәкәрлек]], [[эшмәкәр]] һәм [[менеджер]] |
||
| туу датасы = 30.01.1946 |
| туу датасы = 30.01.1946 |
||
| туу җире = {{Туу җире|Лондон|Лондон}} |
| туу җире = {{Туу җире|Лондон|Лондон}} |
||
| ватандашлыгы = |
| ватандашлыгы = |
||
| милләт = |
| милләт = |
27 май 2016, 07:09 юрамасы
Джон Бёрд (John Bird) | |
---|---|
Туган | 30 гыйнвар 1946 (78 яшь) Лондон |
Ватандашлыгы | Бөекбритания |
Һөнәре | Социаль эшмәкәрлек, эшмәкәр һәм менеджер |
Җефет | Isobel Theresa Ricketts[d] |
Балалар | Patrick Jack Bird[d][1] һәм Eileen Diana Bird[d][1] |
Бүләк һәм премияләре | Британия империясе ордены |
Джон Бёрд (ингл. John Bird; 1946 нчы елның 30 нчы гыйнварында, Ноттинг-Хилл, Лондон, Бөекбританиядә туган) — британия эшмәкәре һәм менеджеры, The Big Issue урам гәҗитенә нигез салучы, аның җитәкчесе һәм төп редакторы.
Биографиясе
Джон Бёрд 1946 елның 30 гыйнварында Бөекбританиядә, Лондонның Ноттинг-Хилл районында ярлы ирланд гаиләсендә дөньяга килә[2]. Ул алты малай арасында өченчесе була[3].
Ата-аналары торак өчен аренданы түли алмагач, биш яшеннән сукбайлык белән шөгыльләнә башлый[3] һәм җиде яшеннән алып ун яшенә кадәр балалар йортында яши[4].
Яшүсмер чагында урамда яши, урлап дөнья күрә һәм төрмәгә эләгә[4][3]. Төрмәдән чыккач урамда яши һәм тагын төрмәгә утыра[4].
Полиция әзерлекләвеннән качып Парижга (Франция) кача, The Club исемле сәяси партиягә керә[3].
1970 нче елны сәясәттән китә һәм кече эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый[4].
1991 нче елда Анита Роддик белән Body Shop косметика бизнесыннан табыш алганнан соң, 50 000 АКШ долларына The Big Issue гәҗитенә нигез сала[5][3], ә 1995 нче елда The Big Issue Foundation фонды өйсезләргә ярдәм күрсәтә башлый[2].
The Big Issue Invest уңышлары өчен, Джон Бёрд берничә бүләк ала: 1995 нче елның июнендә Британия империясе ордены иясе була, 1996 нчы елның маенда БМОның "Яхшы тәҗрибә" шорт-лист премиясен, 2004 нче елның октябрендәUN-Habitat Scroll of Honour Award премиясенә лаек була, 2004 нче елда BBC тарафыннан "Лондон легендасы" дип атала, ә 2006 нчы елда The Beacon Fellowship премиясен ала[6].
2007 нче елда Бёрд үзен Лондон мэры сайлавына ирекле кандидат итеп куям дип белдерә һәм үзенең манифестын игълан итә[7], әмма соңрак бу уеннан баш тарта[8].
2008 нче елның октябрендә Ernst & Young Джон Бёрдны "Елның социаль эшкуары" дип атый[9][10].
2009 нчы елда Бёрд, социаль эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен, үзенең The Big Issue Invest инвестиция фондын ача.
2013 нче елдан Плимут университетының шәрәфле докторы.
Искәрмә һәм сылтамалар
- ↑ 1,0 1,1 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ 2,0 2,1 1049077 - THE BIG ISSUE FOUNDATION. Charity Commission. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Nick Davies (1994-03). The big thing about the Big Issue. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 John Bird. National Literacy Trust (2007). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Boukhari, Sophie (1999-02). The Press Takes to the Street. UNESCO Courier. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Beacon Fellows. beaconawards.org.uk. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Big Issue owner unveils manifesto. BBC (2007-05-01). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Big Issue founder targets poverty. BBC (2007-10-18). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Ernst&Young Entrepreneur 2008 award recipients
- ↑ Richard Harpin, CEO of Homeserve Plc, is Ernst & Young ‘UK Overall Entrepreneur Of The Year 2008’