Инфекцион авырулар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инфекцион авырулар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 19: Юл номеры - 19:
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/read/8-statya/4516-infektsion-auyryu-ar Башкорт энциклопедиясе] {{ref-ba}}
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/read/8-statya/4516-infektsion-auyryu-ar Башкорт энциклопедиясе] {{ref-ba}}


[[Төркем:Авырулар|*]]
[[Төркем: Әлифба буенча авырулар| ]]
[[Төркем: Әлифба буенча авырулар]]
[[Төркем:Йогышлы авырулар| ]]
[[Төркем:Йогышлы авырулар| ]]

9 июл 2016, 06:38 юрамасы

Инфекцион авыру, йогышлы авыру — авыру тудыргыч микроорганизмнар барлыкка китергән авыру, алар авыру кешедән яки хайваннан сәламәт кешегә йога.

Һәрбер инфекцион авырулар аерым бактерия, вирус, гөмбә, риккетсия һ.б. тудыра. Инфекцион авырулар күбесенә киң таралу сәләте, патологик процесс барышының цикллыгы һәм инфекциядән соң иммунитет формалашу хас.

Кешенең инфекцион авырулары

Кеше авыруының гомуми структурасында 30—40% тәшкил иткән 1200 дән ашу инфекцион авыру билгеле. Авыру тудыргычының йогу ысулы буенча инфекцион авырулар антропонозларга (чыганагы — кеше), зоонозларга (хайван), антропозоонозларга (кеше һәм хайван) бүленә. Кеше организмында авыру тудыргычының урнашуына һәм аны йоктыруның төп механизмына бәйле инфекцион авырулар фекаль-ораль юл белән эләккән эчәк (дизентерия, корсак тифы, паратифлар һ.б.), һава аша йоккан тын юлы (грипп, дифтерия, кызылча һ.б.) авыруына, авыру кан суыргыч буынтыгаяклылар аша йокканда барлыкка килгән кан трансмиссив (чабыртмалы тиф, талпан энцефалиты һ.б.), карында ук һәм кайсыбер дәвалау-диагностикалау манипуляцияләре һәм көнкүреш җәрәхәтләре вакытында эләккән трансмиссив булмаган (ВИЧ-инфекция, В, С, D гепатитлары һ.б.), аралашу вакытында тире яки лайлалы тышча аша йоккан тире (сифилис, тиренең гөмбә авыруы, трахома һ.б.) авыруына бүленә. Үтә хәвефле (эпидемиягә һәм пандемиягә әверелә алган чәчәк, сары бизгәк, ваба, чума), балаларның (су чәчәге, чәчәтмә-коклюш, кызылча һ.б.), башлыча җенси юл белән йоккан (гонорея, сифилис, йомшак шанкр һ.б.) инфекцион авырулар була.

Инфекцион авыруларның барлыкка килүенә иммунитетның көчсезләнүе, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү, социаль сәбәпләр һ.б. булышлык итә. Организмга инфекцион авырулар тудыргычларының яшәү эшчәнлеге продуктлары (микроб токсиннары) тәэсире, шулай ук авыру кешенең әгъзалары микроорганизмнар белән зарарланган вакытта күзәнәк һәм тукыма таркалу нәтиҗәсендә инфекцион авырулар аеруча хас клиник билге — агулану (бизгәк тоту, баш авырту, тахикардия, косу, хәлсезлек һ.б.) күренә. Күпчелек инфекцион авырулар тәнгә, сирәгрәк — лайлалы тышчага чабыртма чыгу (аның чыгу вакыты, урыны һәм морфологиясе һәр авыруның үзенә генә хас була) белән озатыла; кайсыбер инфекцион авырулар вакытында лимфа системасының (лимфаденит, полиаденит), буыннарның (моно-, поли- һәм периартрит) зарарлануы, гепатолиеналь синдром барлыкка килүе (бавыр һәм талакның зураюы), йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв һ.б. системаларының эшчәнлеге бозылуы күзәтелә. Инфекцион авырулар барышында инкубация (авыру тудыргычының организмга үтеп керүе һәм авыру билгеләре беленгәнгә кадәр), продрома (чир билгеләре), кызу (специфик билгеләр барлыкка килү) һәм реконвалесценция (савыгу) чорлары бүлеп карала, авыруның хроник формага күчүе мөмкин. Күпчелек инфекцион авырулар үткәргән кешеләр актив (инфекциядән соңгы) иммунитетка ия була, ул кайсыбер инфекцион авырулар вакытында бер ничә ел яки дистә еллар саклана, башкаларында — 2 елга кадәр.

Диагностика өчен эпидемиологик анамнез, клиник, лаборатор һәм инструменталь тикшерү мәгълүматлары файдаланыла. Дәвалау: медикаментоз (микробка каршы чаралар), иммунотерапия, патогенетик синдромаль терапия, авыр формаларда — дезинтоксикация чаралары һ.б. инфекцион авырулар аеруча хәвефле өзлегүләре: инфекцион токсикоз шогы, тромбогеморрагик синдром, баш мие ялкынсынуы, кискен тын юллары, йөрәк-кан тамырлары, бөер, бавыр эшчәнлегенең зәгыйфь һ.б. инфекцион авырулар искәртү өчен санитария-искәртү һәм эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә; прививкалауның календаренә ярашлы, халыкка В гепатиты вирусы, дифтерия, кызамык, кызылча, полиомиелит, чәчәтмә, туберкулез, йогышлы тартышу авыруы, эпидемик паротитка каршы планлы вакцинация эшләнә. Организмның инфекцион авыруларга каршы специфик булмаган резистентлыгын күтәрүгә сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, физик культура белән шөгыльләнү, иммунитетны күтәрүче һәм витаминлы препаратлар куллану, фитотерапия һ.б. булышлык итә. Инфекцион авырулар барлыкка килү сәбәпләрен, механизмнарын, аларны танып белү, дәвалау һәм искәртү ысулларын клиник медицинаның шул ук исемле бүлеге өйрәнә, ул иммунология, микробиология, паразитология һәм эпидемиология белән тыгыз бәйле. 18—19 гасырларда инфекцион авырулар каршы тиешле көрәш чаралары һәм квалификацияле медицина ярдәме булмавы, халыкның яшәү кимәле түбән булуы аркасында шул авыру киң таралган була; алар халык, бигрәк тә балалар үлеменең төп сәбәпчеләренең берсе булган. Актив искәртү (иммунизация), яңа даруларкуллану, санитария-эпидемиология хезмәтен оештыруны камилләштерү 1950—60 нчы елларда халыкның корсак тифы, вируслы А гепатиты, дизентерия, дифтерия, талпан энцефалиты, чәчәтмә, кызылча, бизгәк авыруы, кискен эчәк инфекцияләре, сальмонеллёз, йогышлы тартышу чире авыруы һәм эпидемик паротит шикелле инфекцион авырулар киметү буенча искәртү чараларының нәтиҗәле системасын булдыруга булышлык итә.

Хайваннарның инфекцион авырулары

Инфекция тудыргычка бәйле рәвештә хайваннарның бактериаль (яшь мал колибактериозы, лептоспироз, түләмә һ.б.), вируслы (ящур, котыру авыруы, чәчәк һ.б.), гөмбә (микроспория, трихофития һ.б.) авыруы була. Авыру алименлар (суска киласы, сальмонеллёз һ.б.), респиратор (пастереллёз, туберкулёз һ.б.), трансмиссив (елкыларның инфекцион анемиясе, елкының инфекцион энцефаломиелиты, туляремия һ.б.) юл белән һәм җәрәхәтләнгән тире аша (котыру, некробактериоз, йогышлы тартышу чире авыруы һ.б.) йога. Хайваннарның күпчелек инфекцион авырулар кеше өчен хәвефле (котыру, бруцеллёз, түләмә һ.б.). Диагностика эпизоотологик, клиник, патологоанатомик, лаборатор ысуллар комплексын файдалануга нигезләнә.

Дәвалау: медикаментоз, вакцинотерапия һ.б. Искәртү: вакцинация, диагностик тикшерүләр, малларны күчерүгә һәм малчылык продуктларын ташуга ветеринария-санитария күзәтүе һ.б. Ел саен үткәрелгән комплекслы диагностик тикшерүләр, хайваннарны вакцинацияләү һәм савыктыру чаралары бруцеллёз, елкының инфекцион анемиясе, маңка авыруы, туберкулез һ.б. хәвефле авыруны бетерүгә ярдәм итә.

Чыганаклар