КамАЗ-мастер: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КамАЗ-мастер latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IllusionaryTwenty (бәхәс | кертем)
к Decorsys КамАЗ-Мастер битенең исемен үзгәртте. Яңа исеме: КамАЗ-мастер: Согласно самонаименованию самой команды «КамАЗ-мастер», см. kamazmast…
IllusionaryTwenty (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Файл:Rally Dakar 2009 KABIROV BELYAEV MOKEEV camión KAMAZ.JPG|thumb|right|200px|[[Кабиров, Фирдаус Зарипович|Фирдәвес Кәбиров]] йөрткән [[КАМАЗ]], 2009]]
[[Файл:Rally Dakar 2009 KABIROV BELYAEV MOKEEV camión KAMAZ.JPG|thumb|right|200px|[[Кабиров, Фирдаус Зарипович|Фирдәвес Кәбиров]] йөрткән [[КАМАЗ]], 2009]]
'''КамАЗ-Мастер''' — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. [[Яр Чаллы]]да урнашкан [[КамАЗ]] заводы белән бәйле. «КамаЗ-Мастер» командасы «Ралли Дакар» (''элекке'' «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.

'''КамАЗ-мастер''' — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. [[Яр Чаллы]]да урнашкан [[КамАЗ]] заводы белән бәйле. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (''элекке'' «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.

Команданың базасы – [[КамАЗ]] фәнни-техник үзәге.

Команданың базасы – [[КамАЗ]] фәнни-техник үзәге.

Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.

Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.

30 июл 2016, 08:53 юрамасы

Фирдәвес Кәбиров йөрткән КАМАЗ, 2009

КамАЗ-мастер — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. Яр Чаллыда урнашкан КамАЗ заводы белән бәйле. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.
Команданың базасы – КамАЗ фәнни-техник үзәге.
Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.
Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.
E-mail: mail@kamazmaster.ru

Тарих

• 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә.
• Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.
• 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде.
• 2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы[1].
• 2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды.
• 2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.
• Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Русия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б.
• 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.

Бүләкләре

• 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
• 1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яулана[2].
• 1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
• 1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
• 1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана.
• 1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.

ХХI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый.
«Ралли Дакар 2013» ярышында команда I,II,III урыннарны яулый[3].

Химаячеләр

• ВТБ
• Red Bull
• «Транснефть»
• Вюрт-Русь
• Партнёрлары
• КамАЗ
• CASTROL
• Авторевю
• ZF
• Webasto
• DuPont
• Michelin
• MANN-FILTER
• РИА Новости
• Интерфакс
• Авторадио
• Авто Плюс
• Маяк
• Русское радио
• АСКОН
• STAHLWILLE
• OMNICOMM

Галерея

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр