Казбек Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казбек Гыйззәт latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: философия → фәлсәфә (2) using AWB
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
| башка мәгълүмат =
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Гыйззәтов}}</small>
'''Казбек Гыйззәт''' – фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре докторы ([[1979]]), профессор ([[1985]]). ТАССР атказанган фән эшлеклесе ([[1986]]).
'''Казбек Гыйззәт''' – фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре докторы ([[1979]]), профессор ([[1985]]). ТАССР атказанган фән эшлеклесе ([[1986]]).



20 сен 2016, 22:24 юрамасы

Казбек Гыйззәтов
Туган телдә исем Казбек Таҗи улы Гыйззәтов
Туган 18 гыйнвар 1925(1925-01-18)
Сембер, РСФСР
Үлгән 3 декабрь 2013(2013-12-03) (88 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1986)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

 Казбек Гыйззәтов Викиҗыентыкта

Казбек Гыйззәт – фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре докторы (1979), профессор (1985). ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).

Артист һәм драматург Таҗи Гыйззәтнең уртанчы улы Казбек Таҗи улы Гыйззәтев Сембер (Ульяновск) шәһәрендә туа. 1929 елда гаилә Казанга күчеп килә, Казбекның әтисе Татар академия театрында артист булып эшли.

Казбек Гыйззәтевне 1943 елда, 10 класста укыганда, Кызыл Армия сафларына алалар. Ул 1944 елны артиллерия училищесын тәмамлап, ПВО гаскәрләрендә хезмәт итә. К.Гыйззәтев 1954 елның декабрендә, әтисе каты авыру сәбәпле, Кораллы Көчләр сафыннан азат ителә. Аннан Казан университетының татар филологиясе факультетында укый. 1960 елда аспирантура тәмамлый, 1965 елда фәлсәфә фәне буенча кандидатлык диссертациясен, 1978 елның маенда «Сәнгатьтә милли үзенчәлек проблемасы» темасы буенча Мәскәү университетында докторлык диссертациясен яклый.

Казбек Таҗи улы 1977-1987 елларда Казан финанс-экономика институтында, ә 1987-2003 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында фәлсәфә кафедрасы мөдире вазифасын башкара. К.Гыйззәтев фәлсәфә, нәфасәт, әдәбият белеме, социология фәннәре буенча 300 ләп хезмәт, 19 китап авторы. 2004 елда татарча ике томлык «Философия» дәреслеге өчен Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге бүләге лауреаты булды. “Олы юлда“, “Алтын бизгәге“, “Яңа тартюфиада“ пьесаларын төрле драма театрлары сәхнәләштерде. Ул – “В августе 91 года“ дигән 8 серияле телефильм сценарие авторы да.

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Казбек Гыйззәтовның 88 яшендә йөрәге тибүдән туктады.[1]

Искәрмәләр

  1. Таҗи Гыйззәтнең улы вафат // «Әгерҗе хәбәрләре», 5.12.2013.

Чыганаклар

Сылтамалар