ССРБдагы күмәкләштерү: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ССРБдагы күмәкләштерү latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к Frhdkazan үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 11: Юл номеры - 11:
* [[Кулаклар]]
* [[Кулаклар]]
* [[Колхоз]]
* [[Колхоз]]
* [[НЭП]]


== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==

9 гый 2017, 10:15 юрамасы

/ ССРБда үткәрелгән күмәкләштерү (яки коллективлаштыру, рус. коллективизация) сәясәте — большевикларның ялгыз крәстиән хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең төп чараларын берләштерү юлы белән күпләп коллектив хуҗалыкларны оештыру кампаниясе. ССРБ-да 19281937 елларда үткәрелгән; төп этабы — 1930—1933 еллар — тоташ коллективлаштыру. Украинаның һәм Белорусиянең көнбатыш районнарында, Молдавиядә, һәм Балтыйк буе республикаларында коллективлаштыру аларны ССРБ составына кертелү вакытыннан бирле башланган һәм 19491950 елларда тәмамланган.

Иреклелек коллективлаштыруның төп принцибы дип игълан ителә, әмма колхозларны көч белән оештыру, кантоннарга, районнарга һәм авыл советларына задание бирүе киң тарала. Иосиф Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе чыккач хуҗалыларның зур өлеше колхозлардан чыккан.[1] Бу коллективлаштыру тактикасы һәм ысулларын үзгәртергә мәҗбүр итә — колхозларга һәм аның әгъзаларын ташлама лар бирелә; шул ук вакытта ялгызык хуҗалыкларга салым арттырыла. Кулак хуҗалыкларны юк итү коллективлаштыруның бер өлеше булган. Колхозга керергә теләмәгән урта хәллеләргә һәм ярлыларга салым салу (бу аларны кулаклар белән тиңли) тарала.

1933 елның гыйварында берләшкән ЦК һәм ЦКК ВКП(б)ның пленумында кулакларны сыйныф буларак юк итү һәм авылда социалистик мөнәсәбәтләр җиңү турында игълан иткән.

ССРБ Президентының 1990 елның 13 августындагы указы белән крәстиәннәргә карата кулланылган репрессияләр законсыз дип танылды.

Моны да карагыз

Искәрмәләр