Лена Шакирҗанова: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лена Шакирҗанова latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат яңарту: вафат
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32: Юл номеры - 32:
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова [[2011 ел]]да [[Тукай премиясе|Г. Тукай премиясенә]] ия була. [[2016 ел]]да «''татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен''» '''Татарстан Республикасының халык шагыйре''' исеме бирелә<ref>ТР президенты указы № ПУ-250 16.03.2016</ref>.
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова [[2011 ел]]да [[Тукай премиясе|Г. Тукай премиясенә]] ия була. [[2016 ел]]да «''татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен''» '''Татарстан Республикасының халык шагыйре''' исеме бирелә<ref>ТР президенты указы № ПУ-250 16.03.2016</ref>.


[[2017 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында Казанда вафат<ref>[http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/16/133218/ Татар-информ МА, 16.01.2017]</ref><ref>[http://www.azatliq.org/a/28235790.html Азатлык Радиосы, 16.01.2017]</ref>.
[[2017 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында Казанда вафат<ref>[http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/16/133218/ Татар-информ МА, 16.01.2017]</ref><ref>[http://www.azatliq.org/a/28235790.html Азатлык Радиосы, 16.01.2017]</ref>. Әтнә районы [[Күлле Киме]] авылы зиратында җирләнде.


== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==

17 гый 2017, 16:10 юрамасы

Лена Шагыйрьҗан
Туган телдә исем Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова
Туган 4 июнь 1945(1945-06-04)
Пучы, Актаныш районы, Татарстан АССР
Үлгән 16 гыйнвар 2017(2017-01-16) (71 яшь)
Казан
Күмү урыны Күлле-Киме
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче 80 нче мәктәп, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстан (телерадиокомпания)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Лена Шагыйрьҗан Викиҗыентыкта

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) — татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (), Татарстанның халык шагыйре (2016)

Тәрҗемәи хәле

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә[1].

2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат[2][3]. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ТР президенты указы № ПУ-250 16.03.2016
  2. Татар-информ МА, 16.01.2017
  3. Азатлык Радиосы, 16.01.2017