Лондон беркетмәсе (1885): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон беркетмәсе (1885) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Килешү | исем = Лондон беркетмәсе | long_name = | рәсем = | ширина = | башлык…»
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 24: Юл номеры - 24:
[[1884 ел]]ның башында, Мерв (''хәзерге'' [[Төрекмәнстан]]ның [[Мары]]) шәһәре халкының [[Россия империясе]] кул астына керү үтенече буенча, Мерв оазисына рус гаскәре керә. [[Бөекбритания]] инициативасы белән, [[Әфганстан]] белән Россия империясе арасындагы чикләрне билгеләү өчен Британия-Россия комиссиясе төзелә. Шуңа карамастан, [[Каспий арты өлкәсе]] башлыгы генерал-лейтенант А.В. Комаров җитәкчелегендәге рус гаскәри төркеме, [[Әфганстан]] [[әмир]]е Габдрахман үзенең территориясе дип санаган, [[төрекмәннәр]] яшәүче Пенди оазисын басып ала. 4 700 кешелек [[Әфганстан]] гаскәре Кушка елгасының сул ярына чыга һәм рус отрядының кире чыгу таләбен үтәми. [[1885 ел]]ның {{comment|18|иске стиль}} [[30 март|(30) мартында]] Ташкүпер торак пункты янында рус отряды әфган гаскәриләренә һөҗүм итә һәм аларны тар-мар итә.

[[Россия империясе]]нең [[Үзәк Азия]]дә экспансиясен киңәйтүдән һәм [[Британия Һиндстаны]]на куркыныч тудыруыннан шикләнгән [[Бөекбритания]] Лондон килешүе төзергә тәкъдим итә.
[[Россия империясе]]нең [[Үзәк Азия]]дә экспансиясен киңәйтүдән һәм [[Британия Һиндстаны]]на куркыныч тудыруыннан шикләнгән [[Бөекбритания]] Лондон килешүе төзергә тәкъдим итә.

Килешү буенча,
Килешү буенча,

17 апр 2017, 18:44 юрамасы

Лондон беркетмәсе
Имзаланган 10 сентябрь 1885
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада

1885 елгы Лондон беркетмәсеБөекбритания белән Россия империясе арасында Әфганстанның төньяк чикләрен һәм Россия империясенең Үзәк Азиядәге чикләренең бер өлешен билгеләү буенча килешү. Үзәк Азиядә хакимлек урнаштыру буенча 1885 елда барлыкка килгән Әфганстан кризисын төгәлләү өчен төзелә.

Тарих

1885 елның 29 августында (10 сентябрендә) Лондонда кул куелган.
1884 елның башында, Мерв (хәзерге Төрекмәнстанның Мары) шәһәре халкының Россия империясе кул астына керү үтенече буенча, Мерв оазисына рус гаскәре керә. Бөекбритания инициативасы белән, Әфганстан белән Россия империясе арасындагы чикләрне билгеләү өчен Британия-Россия комиссиясе төзелә. Шуңа карамастан, Каспий арты өлкәсе башлыгы генерал-лейтенант А.В. Комаров җитәкчелегендәге рус гаскәри төркеме, Әфганстан әмире Габдрахман үзенең территориясе дип санаган, төрекмәннәр яшәүче Пенди оазисын басып ала. 4 700 кешелек Әфганстан гаскәре Кушка елгасының сул ярына чыга һәм рус отрядының кире чыгу таләбен үтәми. 1885 елның 18 (30) мартында Ташкүпер торак пункты янында рус отряды әфган гаскәриләренә һөҗүм итә һәм аларны тар-мар итә.

Россия империясенең Үзәк Азиядә экспансиясен киңәйтүдән һәм Британия Һиндстанына куркыныч тудыруыннан шикләнгән Бөекбритания Лондон килешүе төзергә тәкъдим итә.

Килешү буенча,

  • чик сызыгы Герируд елгасындагы Зөлфәкар манарасыннан (Әфганстан-Персия чиге) төньякка һәм төньяк-көнчыгышка сузылып, Амудәрья елгасына җитәргә тиеш була.
  • Килешүгә кул куелып, 2 ай узгач та, чик буенда демаркация үткәрү өчен ике ил дә берәр комиссар билгели. Чик сызыгы сызылгач, анда чик буе постлары урнаштырырга рөхсәт ителә.

Комиссия 1886-1887 елларда эшли, йомгаклау беркетмәсенә 1887 елның 10 (22) июлендә кул куела. Нәтиҗәдә, Пенди оазисы Россия империясе кулында кала, анда Кушка кирмәне (хәзерге Төрекмәнстанның Серхетабат шәһәре) төзелә. Әфганстан кулында Зөлфакар тарлавыгы сакланып кала.

1946 елның 13 июнендә ССРБ белән Әфганстан арасында чикләрне билгеләгәндә Россия-Британия комиссиясе документлары һәм хариталары кулланыла.

Бөекбритания белән Россия империясенең, ике ил биләмәләре арасындагы буфер зона буларак, Әфганстан чикләренә хокукый билгеләмә бирү, чик сызыгы үткәрү һәм, шуның нәтиҗәсендә, Үзәк Азиядәге көндәшлек аркасында ике ил арасында сугыш чыгу куркынычын киметү омтылышы 1895 елгы Лондон килешүендә дә чагылыш таба.

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият

  1. Report on the proceedings of the Pamirs Boundary Comission 1896. Calcutta, 1897.
  2. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898..
  3. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  4. Халфин Н.А. Присоединение Средней Азии к России (60-90-е гг. XIX в.). М., 1965.
  5. Morgan G. Anglo-Russian rivalry in centrl Asia, 1810-1895. L., 1981.
  6. Постников А.В. Сзватка на «Крыше Мира»: политика, разведчики, географ в борьбе за Памир в XIX в. М., 2005.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр